Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгын берәүне дә аямый

18 сентябрь көнне 7.45 сәгатьтә 134 нче номерлы Теләче янгын сүндерү частенә Максабаш авылында Газовая урамындагы бер хуҗалыкта янгын чыгуы турында хәбәр кирә.

Янгын  чыккан урынга иң беренче Максабаш авылының янгын сүндерү машинасы килеп җитә.  Районның янгын сүндерү оешмасы егетләре янгын урынына килеп җиткәндә янгын телләре мунчаның чормасына күчкән була. Янгынны 8.10 минутта тулысынча сүндерелә. Янгынның  гомуми мәйданы  15кв.м тәшкил итә.  Янгын нәтиҗәсендә мунча бөтенләй янып бетә.
Электр җиһазларын дөрес кулланмау, янгын чыгуның төп сәбәбе булып тора. Әлегедәй очраклар гражданнарның элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын чыккач, нишләргә кирәклеген белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга.
Быел  районыбызда  5 янгын очрагы теркәлде. Узган ел бу күрсәткеч 7 иде. Шуның  барысы да торак секторында килеп чыкты.
Ленар Тимерханов, Саба һәм Теләче районнары  буенча  янгын куркынычсызлыгы  буенча өлкән инспекторы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев