Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгын чыгу ихтималы зур булган көз хәм кыш айларында әлеге хәвефне булдырмый калу турында.

Өйне ничек янгыннан саклап калырга? Безнең хәркайсыбыз иртәме- соңмы үзенә әлеге сорауны бирә.

Җавап бик гади моның өчен янгын куркынычсызлыгы буенча элементар таләпләрне утәргә кирәк. Шунысын да белеп тору мөхим: бер генә йортта да искергән, борып ялганган электр чыбыклары булырга тиеш түгел, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәүче электр саклагычлары- ңучоклар (электр санагычы бөкесенә электр үткәрү өчен чорнап куйган бакыр чыбык) куярга ярамый. Беркайчан да хәтерегездән чыгармагыз: төзек булмаган розеткалар файдаланырга, электр чыбыкларын борып- төйнәп ялгарга, аларга обойлар ябыштырырга, читлар белән капларга рөхсәт ителми. Стена аша электр чыбыгы үткәргәндә өстәмә фарфор втулка белән изоляөияләү,электр җихазларын беркайчан да караучысыз калдырмагыз, аларны тиз янып китүчән материаллар(челтәр, пәрдә) янына куймагыз, кәгаз хәм тукымадан эшләнгән әйберләр белән капламагыз.
    Авыл җирлегендә яшәүче йорт хуҗалары өй тирәсендә,чиләк, баскыч, янгын сүндергеч(огнетушителҗ), багор, лом тотарга тиеш. Кыйммәт булмаган бу инструментларны күршеләрегез белән үзара бүлешеп тә алып куя аласыз.
    Соңгы елларда мичләрнең дөрес урнаштырылмавы аркасында чыккан янгыннар ишәйде. Ягулык сезоны башланыр алдыннан мичнең, төтен юлының тәртиптә булуын тикшерергә кирәк, әгәр ярылган урыннар булса, аларны сыларга, корымланган булса, чистартырга кирәк. Шулай ук мичне, төтен торбаларын агартырга онытмагыз.
    Сезнең торак пунктта хәм якын-тирәдә булган барлык янгыннар турында җыелышларда сөйләшегез, мондый хәлләрне алга таба булдырмау өчен вакытында чараларын күрегез.

Гадэттэн тыш хэллэр министрырлыгы идарэсенен
 район кузэту булеге олкэн инспекторы Тимерханов Л.М.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев