Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яратып эшләгән эш кенә нәтиҗәле була

Җыйнак гәүдәсен туры, горур тотып, мөселманча күркәм киемнән, аккош йөзеп барган кебек җиңел адымнар белән кем килә дисәгез, ул – Ризидә Миңлехан кызы Дәүлиева булыр.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә гүзәл табигать- ле Алан авылының ямьле инеш буена ук терәлеп торган җылы, якты өйдә кыз бала дөньяга аваз сала. Миңлехан абый белән Нур- камал апа дүртенче кызларына Ризидә дип исем кушалар. Җәй көннәре тау битеннән бәреп чыккан шифалы чишмә суларын эчеп, Урыс тавының татлы җиләген, әрәмәсенең эре шомыртларын ашап, кыш көне шул тауда чана шуып, барлык яшьтәшләре кебек үк әти-әнисе кул астына кереп, апаларына ярдәмче, энесенә таяныч булып, инеш аръягындагы болынлыкта үрдәк-каз бәбкәләре саклап, печәнен әзерләшеп, авыл тормышының рәхәтен дә, авырлыгын дә күреп, чыныгып үсә ул.

Мәктәптә башта октябрят, соңрак пионер, комсомол итеп кабул ителгәч тә, үзен актив, оештыру эшләренә сәләтле укучы буларак күрсәтә. Уку барышында сөйләү осталыгын күреп Ризидәне мәктәпнең Ленин музеена экскурсовод итеп билгелиләр. Ул мәктәпнең пионер, комсомол оешмаларында җаваплы вазыйфалар башкара, район күләмендә оештырылучы пионер слетларында актив катнаша, сәләтле укучы буларак шул вакыттагы мәктәп җитәкчесе Дадуков Павел Андреевич тәкъдиме белән Артек пионер лагерына юллама белән бүләкләнә.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Барлык хезмәттәшләре исеменнән Наилә Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев