Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәйге чор бик күңелле

Ничек итеп китапханәгә яңа укучылар җәлеп итәргә һәм ничек итеп интернеттан һәм телевидениедән тыш, китап бар икәнен кешеләргә, бигрәк тә балаларга төшендерергә? Моның өчен безнең китапханәчеләр мавыктыргыч чаралар үткәреп кенә калмыйча, материал бирүнең яңа формаларын да эзлиләр. Шундый формаларның берсе - төрле акцияләр уздыру.

Август ае шундый акцияларга бай булды дисәм дә ялгыш булмас.

Күптән түгел балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китап белән эскәмиядә» акциясе белән урамга чыкты. Аяз, кояшлы көндә үзең яраткан китапны саф һавада укудан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин, бу бит искиткеч һәм шулкадәр мавыктыргыч! Акциянең төп максаты - балаларны китап укуга җәлеп итү, кычкырып китап укуны популярлаштыру, балаларны һәм өлкәннәрне китапханәдәге мәгълүмати материаллар белән таныштыру, табигать кочагында китаплар белән фотога төшү иде.

Август аенда китап укырга яратучылар үзләренең бәйрәмнәрен - Бөтендөнья китап яратучылар көнен билгеләп үттеләр. Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә үзенең актив китап укучылары арасында «Китап яратучы -2022» акциясе уздырды. Акция барышында балаларга китапханәдән алып укыган китаплар арасыннан иң ошаганын атарга тәкъдим ителде. Соңыннан акциядә катнашучыларга истәлеккә эмблемалар бирелде.

«Җәйге китапханә аланы» акциясе кысаларында китапханә каршындагы ​ үзәк ял паркында ял итүче балалар өчен уку залы оештырылды. Каникул чорында «Җәйге китапханә аланы» бик популяр. Бу – балалар һәм яшүсмерләр өчен китап нигезендә иҗат һәм аралашу киңлеген булдыру, аларны китап укуга, ә яңа китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү мөмкинлеге.

«Җәйге каникуллар китап белән күңелле» күңел ачу чарасы балалар күңеленә хуш килде.

«Әкият сукмаклары буйлап» уены балаларга әкиятләрнең исемнәрен генә түгел, сюжетын искә төшерергә дә ярдәм итте.

Җәйге чор бик күңелле үтте. Балалар укыган китаплары буенча фикер алыштылар, җәйге ел фасылы турында сөйләделәр һәм рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар.

Китап ярату, китап уку, гыйлем җыю - татар халкының иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Бу сыйфат бүген дә тотрыклы калсын да, балаларыбызны китапка таянырга өндәсәк иде.

​ Любовь Закирова Теләче балалар китапханәсе​ мөдире​ ​

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X