Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Активистлар бүлəклəнде

Бүген, ягъни 6 март көнне район хакимиятенең утырышлар залында район дəүлəт учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюз оешмасының еллык җыелышы булып үтте.

Җыелышта беренче көн тəртибе буларак, оешманың еллык эшчəнлеге һəм
2020 елда торган бурычлар белəн муниципаль район Советы аппараты
җитəкчесе, район дəүлəт учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюз
оешмасы рəисе Илдар Мөбинов таныштырды. Фикер алышуларда
“Телəче” спорт мəктəбенең башлангыч профсоюз оешмасы рəисе Лилия
Маракова катнашты.
Җыелышта икенче көн тəртибе буларак 2020 елның 20 маенда Казанда
узачак республика дəүлəт учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюзлары
конференциясенə делегат һəм комитет əгъзасы сайланды. Конференциягə
делегат һəм комитетка əгъза итеп, ачык тавыш бирү юлы белəн, район
дəүлəт учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюз оешмасы рəисе Илдар
Мөбинов сайланды.
Район дəүлəт хезмəткəрлəре профсоюз оешмасының еллык җыелышында
республика дəүлəт учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюзлары
оешмасы рəисе урынбасары Альбина Нəфыйкова катнашты һəм чыгыш
ясады.
Азактан, бертөркем профсоюз активистларына, республика дəүлəт
учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюзлары оешмасы рəисе Ольга
Калашникова тарафыннан имзалаган Мактау грамоталары, Рəхмəт
хатлары тапшырылды. Ə район дəүлəт учреждениелəре хезмəткəрлəре
профсоюз оешмасы рəисе Илдар Мөбинов республика дəүлəт
учреждениелəре хезмəткəрлəре профсоюзларының “Татарстан
Республикасы Профсозлары алдындагы казанышлары өчен” дигəн күкрəк
билгесе белəн бүлəклəнде.
Фəнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев