Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үзебездән торганны эшләү шарт”

20 февраль көнне Үзәк авылы мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенә караган Ленин исемендәге һәм Сауш бүлекчәләренең хисап-сайлау җыелышы булып үтте.

Хисап-сайлау ьыелышы үзе Үзәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗат берләшмәләре белән җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте белгечләренең концерт программасы белән башлаланып китте. Ширкәтнең генераль директоры Хәйрулла Хәсәншин җитәкчелегендә узган җыелышта бүлекчәләрнең еллык эшчәнлекләрен яктыртып, бүлекчә җитәкчеләре Ришат Исмәгыйлев белән Илнар Вәгыйзов, ширкәтнең инженерлык хезмәте белгече Нургаяз Дәүләтшиннар чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән генераль директор Хәйрулла Хәсәншин чыкты. Еллык хезмәттәге табыш-югалтуларны барлаганнан соң ул: “Җаваплы белгечкә дә, эшче-хезмәткәргә дә һәм безгә дә үзебездән торганны эшләү шарт Шулчакта гына эшебезнең уңай нәтиҗәләре күренер!” - дип белдерде. 
Азактан хезмәт алдынгыларын, лаеклы ялга китүчеләрне һәм хезмәт ветераннарын бүләкләү тантанасы булып үтте. Хезмәт алдынгыларының берише Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләргә истәлек бүләкләре һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Ленин исемендәге һәм Сауш бүлекчәләренең хисап-сайлау җыелышы турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев