Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзенә чакырып торыр

Бүген “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлекчәсе бинасында тулы куәткә төзекләндерү эшләре бара. Бина 1998 елда төзелеп файдалануга тапшырылган иде.

Бүлекчә җитәкчесе Райнур Галимуллин әйтүенчә, төзүчеләр бу  эшкә ноябрь аенда керешкәннәр. Моның өчен “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте идарәсе тарафыннан төзекләндерү эшләре өчен 9 млн. сумга якын акча бүленеп бирелгән. Төзекләндерү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре алып бара. Эш барышы белән ширкәт прорабы Рафил Гатиятуллин җитәкчелек итә. Ноябрь аенда  алар тарафыннан әүвәл бинаның түбәсенә демонтаж үткәрелсә, декабрь аенда яңа кайчылыклар, такталар куелган. Хәзер исә алар түбәне зәңгәр төстәге калай профнастил белән ябалар. Алга таба бина диварлары ике арага җылылык саклаучы мамык (минвата) куелып һәм беркадәр бушлык калдырылып, термогранит плитә белән тышланачак. Бу эш өлешчә башланган да инде. Шушы көннәрдә бинаның икенче милекчесе булган “Россия почтасы” тарафыннан искеләре урынына яңа пластик тәрәзәләр куелган. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте үз карамагында булган агач тәрәзә рамнарын пластикка күптән алыштырган иде инде. Төзүчеләр түбәне атна-ун көн эчендә ябып, бинаның диварын егерме-утыз көннән тышлап бетерерләр дигән ышаныч бар. Әлегә төзекләндерү эшләре килешүдә  каралган график нигезендә бара. - Төзелеш материалларына кытлык юк. Түбәләргә ябылган калай гына түгел, термогранит плитәләр дә зәңгәр төстә булачак. Кыскасы, төзекләндерелгән бинабыз  яңарып, матурланып, абонентларыбызны әллә кайдан үзенә чакырып торсын дигән теләктә калабыз, - дип белдерде әңгәмәбез азагында Райнур Галимуллин.  
 

Ф. Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев