Новости со всего света рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җир убылу нәтиҗәсендә, машина кайнар сулы чокырга төшеп китә[видео]
Самарада 21 октябрьгә каршы төндә машина кайнар сулы чокырга төшеп китә. Бу хакта “Россия24” телеканалы хәбәр итте. Вакыйга булган урыннан видеолар социаль- челтәрләрдә тарала.
-
Авылда яшәүчеләрне яңа салым көтә
Дәүләт казнасын тулыландыру өчен, өстәгеләр тагын бер чара уйлап табарга җыена. Яңарак кына пенсия реформасы белән шатландырганнар иде. Инде менә тагын яңалык –Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты кертелгән.
-
Россия Тикшерү комитеты Керчьта көллият студентларына атучының шәхесе ачыклануын әйтте
“Террорчылык акты” маддәсе буенча ачылган җинаять эше “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырылды.
-
Керчь шәһәрендә шартлау вакытында ун кеше һәлак булган
Хәлләре уртача авырлыкта булган тагын иллеләп кеше хастаханәгә озатылган.
-
Сочига Түбән Камадан килгән бала үлемендә гаепле зат билгеле
Сочида һәлак булган Түбән Кама малаеның үлемендә кунакханә хуҗасын гаеплиләр. Аңа «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән
-
2019 елда туристлар яңа салым түләячәк
Сәяхәтчеләрдән яңа салымны Япония, Хорватия, Яңа Зеландия һәм Португалиядә алачаклар.
-
"Аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дигән министрны эшеннән кудылар
Саратов өлкәсендә хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Наталья Соколованың "аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дип әйткән. Нәтиҗәдә, соңгы сәгатьләрдә билгеле булуынча, аны эшеннән азат иттеләр.
-
Ноябрь бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн рәттән ял итәчәк
Производство календаре нигезендә, татарстанлылар 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.
-
Ани Лорак машинасы Татарстанда һәлакәткә очраган (ВИДЕО)
Казан-Чаллы трассасында Ани Лоракның концерт кирәк-яракларын төягән "КамАЗ" машинасы җиңел машина белән бәрелешкән.
-
Думада мәктәпләр һәм балалар бакчаларында Wi-fiны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Интернет дәрес үткәрергә комачаулый һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, ди депутат Иван Сухарев.
-
Сочида диңгезгә агып киткән Татарстан кешесен коткарганнар
Лениногорскидан килгән 61 яшьлек ир-атны ярдан йөз метр чамасы ераклыкта табып алганнар.
-
Намуслы кешеләр бар ул!
Бер урам җыештыручы чүп-чар савытында 1,4 миллион сум акча тапкан һәм хуҗасына кайтарган.
-
Россиядә иң күп сатыла торган машиналарны атадылар
Агымдагы елның тугыз ае дәвамында 76 189 данә Lada Vesta седан машинасы сатылган.
-
Ватсаптагы балаларны урлыйлар дигән шомлы хәбәр дөресме?
Ватсапта ата-аналар чатларына хәвефле аудио-хәбәр таралды.
-
Казан урамында адашкан бәрән аркасында “бөке” барлыкка килгән
Казан урамында адашкан бәрән йөрү сәбәпле, юлда “бөке” барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шәһәрнең төрле почмакларыннан бәрән фотосын куя.