Новости со всего света рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанның Царицыно бистәсендә мунча комплексы янган
Мунча эчендә беркем дә булмаган, зыян күрүчеләр юк.
-
Ире һәм баласы ятим калды: яман шеш белән көрәшүче Лилия Нуруллина бакыйлыкка күчте [соңгы видеосы]
Казанда яшәүче Лилия һәм Илназ Нуруллиннар гаиләсе бу көннәрдә зур югалту кичерә. Җомга, 2 ноябрь көнне, Төркиянең онкология хастаханәсендә бер елдан артык яман авыру белән көрәшүче Лилиянең гомере өзелгән.
-
Путин ана капиталы бирү турында карар чыгару вакытын ике тапкырга кыскартты
Россия Пенсия фонды ана капиталы бирү турындагы гаризаны 15 көн эчендә карарга тиеш.
-
Индонезиядә һәлакәткә очраган самолетның барлык пассажирлары да үлгән
189 пассажир утырган самолет һәлакәте урынында кеше җәсәдләре табылган.
-
Владимир Путин автомобильчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Россия Президенты автотранспорт өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
-
КЕРЧЬ ФАҖИГАСЕ: БИЛГЕЛЕ БИЛГЕСЕЗЛЕК
17 октябрь. Көн уртасы. Кырым республикасы. Керчь шәһәре. Политехник көллият. Гадәттәгечә башланган көнне 7 минутлык вакыйга астын өскә китерде. Керчь политехник көллиятендә дистәләгән кеше гомере өзелде, меңләгән, хәтта миллионлаганының йөрәген яралады. Җинаятьне кылучы да билгеле, аның турында мәгълүмат та җитәрлек, әмма кан коюга китергән йомгак очын гына табып булмас. Аны җинаятьче үзе белән алып китте.
-
Россиядә шикәр комын күпләп сату бәясе 50 процентка арткан
Узган ел нәтиҗәләре буенча шикәр җитештерү 15,9 процентка арткан һәм 6,7 млн тоннага җиткән.
-
Тина Канделаки Татарстанны һәм Казанны ни өчен яратуын әйтте
“Татарстанда мине һәрвакыт үз-үзеңне камилләштерергә омтылу сәләте шаккатыра”, - диде Канделаки.
-
"Билли, заряжай!": Актер Николай Караченцов вафат
Бүген Мәскәүдә актер Николай Караченцов вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына аның улы Андрей хәбәр итә. Иртәгә актерга 74 яшь тулган булыр иде. Ике тапкыр бик җитди юл һәлакәтенә эләгеп, инвалид калган Николай Петровичның үпкәләрендә табиблар узган ел яман авыру таптылар
-
Аягын сындырган спортчы юлның калган өлешен үрмәләп узган (ВИДЕО)
19 яшьлек Рэй Иида эстафетада катнашкан вакытта уң аягын имгәткән. Кыз башка йөгерә алмаячагын аңлаган вакытта, үз командасының башка кешесенә эстафетаны тапшырырга 200 метр ара калган һәм ул инде 3,5 км араны узган булган. Шул чакта спортчы дистанциядән төшмәгән, үрмәләп булса да барып җитәргә карар кылган
-
«Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужниковка фатир вәгъдә иткәннәр, әмма...
«Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужников төп приз белән Сочида фатир да откан иде. Әмма бүгенгәчә ул һаман фатир ачкычларын алмаган. Сочи шәһәре хакимияте менә 2 ел инде аңа буш вәгъдәләр бирә
-
Ике машина өстенә кран ауган, зыян күрүчеләр дә бар [видео]
24 октябрь иртән, Самарада кран ике машина өстенә ава. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер кеше җитди травмалар ала. Бу хакта “Вести” каналы хәбәр итте.
-
Хезмәт министры Россиядә хезмәт хакы моңарчы күрелмәгән күләмдә артты дип саный
Статистика буенча, Россиядә хезмәт хакы 11 процентка диярлек арткан.
-
Акчаң яшәргә җитәме?
Тыныч картлык өчен аена 37 мең сум пенсия җитә. Һавадан алынган сүзләр түгел бу! Илдә яшәүчеләр үзләре шулай дигән. Бу – тормышка ашарлык хыялмы, монысы инде икенче мәсьәлә.
-
Уфа урамында аю баласына тап булганнар
Кичә Шакша бистәсенең Высоковольтная урамының 16-20 санлы йортлары тирәсендә аю баласы йөгереп йөрүен күргәннәр. Уфалылар, моны күреп, коткаручыларга хәбәр иткән. Анда Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, полиция хезмәткәрләре, Уфаның эзләү-каоткару отряды тиз арада килеп җитәләр