Полезная информация рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТАНЫШ ТҮГЕЛ НОМЕР ШАЛТЫРАТКАНДА "ДА" ДИМӘГЕЗ!
Сүзне башлар алдыннан сорыйк әле: Сез трубканы алганда нәрсә дип әйтәсез? Нинди сәер сорау бу дисезме? Бер дә сәер түгел. Ни өчен икәнен хәзер аңлатабыз. Телефон аша аралашканда әңгәмәдәшебез белән сөйләшүне башлый торган гап-гади сүзләр әллә нинди бәлалар китереп чыгара ала икән бит!
-
Акчаны ничек азрак тотарга?
Әле кайчан гына хезмәт хакы алган идем, акча янчыгында тагын җилләр уйный, дип аһ-ваһ киләсезме? Россиядә яшәүче һәр ике кешенең берсенә таныш халәт икән бу.
-
Сагыз чәйнәүнең көтелмәгән файдасы. Сагыз чәйнәү ябыктырырга мөмкин икән
Мондый нәтиҗәгә Япониянең Токиодагы Васэда университеты галимнәре килгән. Аларның тикшеренүләре Journal of Physical Therapy Science журналында басылып чыккан
-
БӨТЕН КӨННЕ БОЗА ТОРГАН ИРТӘНГЕ ГАДӘТЛӘР
Көнегезне матур һәм продуктив үткәрергә теләсәгез, ул гадәтләрдән баш тартыгыз! Иртәдән үк үзеңне дөрес дулкынга көйләү бик мөһим. Әмма әлеге гадәтләр безнең көнебезене боза да куя. “Көнем тагын мәгънәсез үтте”, дип борчылмас өчен без иртән башкара торган гадәтләрнең кайсыларыннан арынырга кирәк?
-
Facebook Instagram кулланучылары өчен яңа мессенджер тәкъдим итте
Threads сервисы «Якын дуслар» төркеменә кертелгән юзерлар белән аралашу өчен билгеләнгән.
-
Онколог баш мие яман шешенең төп билгеләрен атады
Россия клиник онкологлары җәмгыяте белгече Григорий Кобяков баш мие яман шешенең төп үсеш билгеләрен атады һәм Россиядә яман шешнең бу төре белән авыручылар дәрәҗәсе турында сөйләде.
-
«ЯНДЕКС»ТАН – УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН ЯҢА ПРОГРАММА
“Яндекс” ширкәте белем бирү системасында киң планга чыга. Әгәр укучылар өчен “Яндекс. Лицей”лар оештырса, укытучыларга “Я учитель” дигән өр-яңа программаны башлап җибәрә. Өч ел дәвамында анда 500 укытучы һәм педагогик вуз студентлары укыячак. Аларны уку вакытында ярдәмгә килә торган яңа технологияләрне, программа карарларын кулланырга өйрәтәчәкләр.
-
“Бу әле грипп түгел”. Татарстанда быел халыкның яртысына прививка ясатмакчылар
Белгечләр халыкны ел саен сентябрьдән ноябрь аена чаклы гриппка каршы прививка ясатырга чакыра. Татарстанга бу уңайдан вакциналар кайта башлаган. Ул хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. – Заманча вакцина чирдән саклый. Узган елгы сезонда прививка ясатучыларның берсе дә грипп белән авырмады, – диде ул.
-
“Ишекне ватып керерлек булдык” Яңа фатир эзләгәндә, нәрсәгә игътибар итәргә?
Баш өстендә түбәң булсын! Без кечкенә чакта, сәдака илткәч, Бикә әби гел шул сүзне кабатлый иде. Бу сүзнең никадәр әһәмиятле икәнен еллар узгач кына аңлыйсың. Фатирлы булыр өчен, теләк кенә түгел, кесә тулы акча да кирәк, урау юллар узасын да онытасы түгел. Кыскасы, барысына да әзер булырга.
-
Тәмәке тартучылар организмында яман шеш күзәнәкләре таралмасын өчен нинди җиләк-җимеш ашарга?
Тәмәке тартучылар организмында яман шеш күзәнәкләре таралудан саклый торган җиләк-җимешәр барлыгы ачыкланган: караҗиләк, алма һәм брокколи. Әлеге нәтиҗәне Австралиянең Эдит Коуэн университетының галимнәре хәбәр иткән, дип белдерә Nature журналы.
-
Психолог балаларны беренче сыйныфка әзерләү өчен киңәшләр бирде
Юрий Зинченко искәрткәнчә, ата-аналар балага үз эшчәнлеген үзе көйләргә рөхсәт итәргә тиеш.
-
Галимнәр кофе куллануның йокы тирәнлегенә тәэсир итмәвен ачыклаган
14 ел дәвамында 785 ирекле катнашучыны күзәткәннәр.
-
Белгечләр карбыз сатып алу кагыйдәләрен әйтте
Өлешләп киселгән карбыз сатып алырга ярамый.
-
Табиб иң файдасыз даруларны атады
Салкын тиюне дәвалау өчен кайбер препаратлар сәламәтләнергә генә булышмыйча, зыян китерергә дә сәләтле, дип сөйләде табиб.
-
Гөмбәле җәй саташтыра
Казанда яшәүче танышыбыз Артур Сәгъдиевнең бу көннәрдә кызу “урак өсте”. Җәйге ялының беренче көненнән үк гөмбә җыю белән мәшгуль ул. “Әле кичә генә Биектау районының Әлдермеш авылы тирәсеннән майлы гөмбә белән әтәч гөмбәсе җыеп кайттык. Сәгать ярым эчендә ике чиләк тутырдык. Быел гөмбәнең күплеге!” – дип сөенә Артур.