Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

ИҢ ПЫЧРАК 5 ӘЙБЕР!

Бу исемлектә без иң пычрак урын дип санаган унитаз юк, аның каравы бер дә көтмәгән нәрсәләр бар...

1. Клавиатура

Клавиатураның бер квадрат сантиметр өлешендә 500 000 артык бактерия булганын белә идегезме? Кешеләр компьютер алдына утырыр алдыннан кулларын юарга кирәк дип санамый. Бу хәл шуның аркасында килеп чыга да инде. Без урамнан алып кергән бар пычрак клавиатурада кала. Әле моңа тузан һәм ризык кыйпылчыкларын да өстәсәң... Нәтиҗәдә, микробларга үрчеп ятар өчен менә дигән җирлек хасил була.

Нишләргә?

Беренчедән, урамнан кергәч кулларны юабыз. Икенчедән, атнага бер тапкыр булса да тузаннарны сөртәбез. Клавиатура эченә җыелган чүпне аны кире ягы белән әйләндереп каккалап төшерәбез. Моны  фен яки тузан суырткыч белән дә эшләргә мөмкин.

2. Кәрәзле телефон

Көн дәвамында телефоныбыз кайларда гына булмый: кесәдә дә, өстәлдә дә, кибеттә дә, автобуста да... Бу урыннарда нинди генә пычрак һәм микроб юк.

Нишләргә?

Атнага бер тапкыр телефоныгызны яхшылап сөртегез, чистартыгыз. Сумкагызда аның өчен махсус урын булдырыгыз һәм шунда гына салыгыз.

3. Теш щеткасы

Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз, юк. Тик теш щеткасында 10 миллионнан артык бактерия яши. Әле алар организмыбыз өчен куркыныч та...

Нишләргә?

Өч айга бер мәртәбә булса да аларны алыштырырга тырышыгыз. Вертикаль рәвештә саклагыз. Бактерияләрен киметер өчен билгеле бер вакытка авыз чайкый торган сыеклык эченә салып куйсагыз яхшы. Шулай ук берничә минутка кайнар суга тыгып тотсагыз да ярый.

4. Ачкычлар

Лифт чакыра торган кнопкада күпме бактерия булса, ачкычта да шуның кадәр үк. Без бит аны беркайчан да чистартмыйбыз. Һәрчак пычрак куллар белән тотабыз. Әле кайберәүләр аны балаларына тоттыра...

Нишләргә?

Өйгә кайткач, кулларыгызны юыгыз, аннан ачкычны антисептик салфеткалар белән сөртегез.

5. Акча

Кәгазь акчаның бер квадрат метрында  30 000 тирәсе бактерия бар. Искерәк булган саен, аларның саны арта. Бактерияләрнең нинди генә төре юк анда: гельминтлар, Кох таякчыклары, туберкулёз, менингит китереп чыгара торганнары...

Нишләргә?

Акча тотканнан соң кулларыгызны юарга яки дезинфекция чарасы белән сөртергә күнегегез. Акчаларны кесәдә түгел, ә  акча янчыгында саклагыз. Соңгысын да вакыты-вакыты белән сөрткәләп торсагыз яхшы.

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X