Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Казан коткаручылары мәче артыннан агачка менгән малайны 15 метр биеклектән төшергән

Казан коткаручылары мәче артыннан менгән малайны агачтан төшергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Химиклар мәдәният йорты паркында 12 яшьлек үсмер агачка 15 метр биеклеккә үрмәләп менгән, әмма төшә алмаган. Әти-әнисе ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга килеп, авария-коткару машинасы түбәсеннән баскыч сузып, малайны җиргә төшергән. Үсмер зыян күрмәгән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев