Теләче Информ

Кадерле дуслар, сезне бик истәлекле көн - Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулу белән котлыйбыз!

100 ел эчендә республикабыз күпне үткән: халкыбыз зур батырлыклар кылган, бөек ачышлар ясаган, авырлыкларны җиңеп, зур үрләргә ирешкән. Бер гасыр эчендә Татарстан аграр потенциалын арттыра алды һәм Россиянең сәнәгать һәм инновацион үзәгенә әверелде.

Татарстан хәзер Россия Федерациясенең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Башкалар өчен үрнәк һәм икътисадның, җәмгыятьнең, мәдәниятнең күп кенә тармакларында лидер булып тора. Болар барысы да безнең республика халкы тырышлыгы белән ирешкән уңышлар.

Реклама

Бәйрәм белән, дуслар! ТАССРның 100 еллыгы белән!

#100ЛетТАССР

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: