Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Гүзәл Уразованың бүген туй көне – ничә ел үткән?

Бүген Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе өчен шатлыклы көн: өйләнешүләренә 15 ел. Җырчылар үзенең шатлыгын тамашачылары һәм инстаграмдагы 232 меңләп дуслары белән бүлешеп, бик матур фотолар элгән.

Нәкъ 15 ел элек Башкортстанның Əлшәй районында җырлы-моңлы яшь парның туе гөрләгән. Əти-әниләрен бик борчымаска дип, Гүзәл белән Илдар бар мәшәкатьне дә үз өсләренә алырга тырышкан.

Кәләшнең иң кадерле кунаклары булып, әти-әнисе һәм якыннары 10 машинага тулып Бардадан Башкортостанга килә. Туйны «Мунча ташы» резидентлары – Гамил Әсхәдулла белән Рөстәм Рахманкул алып барган.

“Бернинди ярдәмчеләрсез ул әзерлек эшләрне башкарырга безгә мәхәббәт ярдәм итте. Əйе, безне һәрчак зур мәхәббәт йөртә! Уңышыбызның бар сере – ул” дип яза Гүзәл Уразова.

Истәлеккә дип артистлар бүген зур туй фотосессиясе оештырган.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев