Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Иркә үзенең исемен алыштыруын аңлата

Җырчы Иркә үзенең исемен үзгәртүен гади генә аңлаткан. Бу хакта Инстаграмда tatar_estrada аккаунты аның сүзләрен болай дип яза:

«Мин гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятын үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: “Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз”, — дип әйтеп калдырган булган. Олы буын кешесенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа нәкъ әлеге исемне кушканнар. Әтиемнең дә теләге тормышка ашты: берничә ел элек мәчеттә Иркә исемен мулла үзе кушты», дип аңлаткан җырчы.

 

 

Фото: скриншот из инстаграма

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев