Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Әнвәр Нургалиев сәламәтлеге һәм күчерелгән концертлары турында аңлата

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев авырып китү сәбәпле, берничә концертын киләсе айларга күчерергә мәҗбүр булды. Бу хакта җырчы Инстаграмдагы шәхси аккаунтында хәбәр итте. Хастаханәдә дәваланган артистның бүгенге хәле турында Татар Тудей сорашты.

— Әнвәр, үзеңне ничек хис итәсең?

— Аллага шөкер, хәзер инде әйбәт.

— Хастаханәдән чыгардылармы?

— Әйе. Бүген беренче тапкыр концертымны үткәрәм, Алла теләсә. Без бүген Чакмагышта.

— Табиблар нинди диагноз куйды?

— Бронхит, трахеит. Соңгы арада гаиләбезгә килгән кайгылар авыруны тагын да көчәйтте.

— Күз тимәдеме икән әллә?

— Булырга мөмкин… Алай дип әйтүчеләр дә бар.

 

 

— Социаль челтәрләрдә терелүеңне теләп бик күп тамашачың язды. Ә артистлар арасында хәл белешүчеләр булдымы?

— Әйе. Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Фәдис Ганиев һәм башка дусларым шалтыратты. Смс хәбәр аша хәл белешүчеләр дә бихисап булды.

— Куелмаган концертларның язмышы нинди булачак?

— Башка көннәргә күчерәчәкмен. Әйтик, иртәгә Октябрьскийда көненә ике концерт көтелә. Гадәттә, 8 мартка концерт билгеләми идем, ул көнне гаиләм белән үткәрә идем. Караидел, Бүздәк һәм башка районнардагы концертларны апрельгә күчердем. Майга күчерелгән концертлар да бар.

— Билетларыңны кире тапшыручылар булдымы?

— Юк, моңа хәтта үзем дә шакатым. 1 февральдә хатынымның әтисе үлгәч, Караиделне күчердек. Алар әле һаман да көтә. Билетларны кире тапшырмадылар. Октябрьскийда 10 билетны кире кайтарганнар, чөнки ул кешеләрнең 8 мартка башка планнары булган. Әмма ул билетлар да үз ияләрен тапты инде. Форсаттан файдаланып, мине хөрмәт иткән, иҗатыма тугры булган тамашачыма чиксез рәхмәтләремне белдерәм.

Билгеле булганча, гыйнвар аенда Әнвәр Нургалиевның 45 яшьлек юбилее уңаеннан Уфада зур концерты узды. Әлеге тамаша узып, берничә көн узуга февраль аенда артистның гаиләсенә зур хәсрәт килде. Башта Әнвәрнең хатынының әтисе, аннары бертуган абыйсы гүр иясе булды. Бер-бер артлы килгән кайгылар Әнвәрнең сәламәтлегенә тәэсир итми калмады. Ул хастаханәдә дәваланып чыкты. Шунысы сөендерә: яраткан тамашачысы аңа көч биреп, савыгуын теләп торды. Җырчының киләчәк көннәре якты, бәхетле булсын иде!

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев