Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

2020 елда пенсия үсеше инфляцияне узып китәчәк

Пенсия түләүләренең артуы эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак.

2020 елда эшләмәүче пенсионерларны түләүләр арту көтә, алар инфляция үсешен узып китәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

"2020 елда индексация инфляциядән артып киткән дәрәҗәдә үткәрелер дип көтелә. 2020 елда эшләмәүче пенсионерларга гына пенсияләр индексацияләнәчәк: иминият пенсияләре — 6,6%, ә социаль пенсияләр — 7%», - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме — 14,6 мең сум, ә социаль пенсиянең уртача күләме 8,5 мең сум тәшкил иткән. 

Фото: архив/Александр Эшкинин

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев