Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итүгә өйрәнү өчен Татарстанга Төмән, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләреннән, Удмуртия республикасыннан һәм Ханты-Манси автоном округыннан килделәр

Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә.

Кооперативка керү фермерларга шактый өстенлекләр бирә. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.  

2020 елның 4 февраленнән 6 февральгә кадәр «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсының икенче  курсы узды. Тапшырылган 67 заявкадан Татарстаннан – 30 һәм Ханты-Манси автоном округыннан, Төмән өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләреннән 9 тыңлаучы сайлап алынды.  

Казан дәүләт аграр университеты базасындагы узган курсларга гамәлдәге кооперативлар җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы кооперациясенең эксперт-практиклары җәлеп ителде. Ликбез төрле вәзгыятьләргә кагылышлы интенсив интерактив тренингларны үз эченә алган иде. Укулар спорт командалары оештыру һәм төнге ирекле аралашулар кебек элементлардан торды. Икенче курс йомгаклары буенча икенче еллык «Башкарма директорлар олимпиадасы» оештырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, һәр модуль йомгаклары буенча тест үткәрелә, ә курс йомгаклары буенча Таныклык һәм авыл хуҗалыгы кооперативларында башкарма директор вазыйфаларын башкару өчен дәүләт аккредитациясе Сертификаты бирелә.      

Кооператорларның белемнәрен арттыруга ихтыяҗ югары булу сәбәпле, 18 февральдән 21 февральгә кадәр Казан дәүләт аграр университеты базасында тыңлаучылар өчен 3 нче курс башлана.   

Укуларны “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр үзәге” ДБУ уздыра. Кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча (843) 292-07-59, 89179206353 телефоннары аша шалтыратып белешергә мөмкин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев