Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека тәртипләрен үзгәрттеләр

Күп балалы гаиләләргә льготалы кредит ставкасы моңа кадәр 3-5 ел дәвам итә иде, хәзер ул ипотека азагына кадәр булачак.

Балалы гаиләләр өчен льготалы 6 процентлы кредит ставкасы ипотеканың бөтен срогы дәвамында булачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хакта карарны имзалаган. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.

Хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен 6 процент ставкалы ташламалы ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар. Ике балалы гаиләләр өчен ташлама срогы өч ел дәвам итә. Өченче бала тапкан очракта, әлеге срок биш елга кадәр арта иде.

2018 елның 1 гыйнварында эшли башлаган программага ихтыяҗ бик зур түгел. Россия Хөкүмәте программага төзәтмәләр кертү ташламалы ипотекага ихтыяҗны арттырачак дип ышана.  ДОМ.РФ дәүләт компаниясе бәяләмәсе буенча, моннан соң әлеге ипотеканы файдаланучылар саны бермә-бер артачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев