Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дәүләт Думасы ана капиталын алу өчен әтиләрнең хокукларын арттыручы проектны хуплады

Закон проекты 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балаларын, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балаларын ялгызлары гына тәрбияләүче әтиләргә өстәмә дәүләт ярдәме алу хокукын бирүне күздә тота.

Россия Дәүләт Думасында әтиләрнең ана капиталын алу өчен хокукларын арттыру турындагы закон проекты хупланган.

 «Сишәмбе көнне узган пленар утырышта Дәүләт Думасы беренче укылышта ялгыз әтиләрнең ана капиталын алу өчен мөмкинлекләрен арттыручы закон проектын хуплады», — дип яза РИА Новости.

«Закон проекты Россия гражданлыгына ия булып, 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балаларын, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балаларын ялгызлары гына тәрбияләүче әтиләргә өстәмә дәүләт ярдәме алу хокукын бирүне күздә тота. Бу яңалык әлеге балалар Россия гражданы булмаган хатын-кыздан туып, әниләренең үлеме игълан ителгән очраклар өчен», — диелә аңлатма язуында.

Шулай ук әлеге закон проекты балаларын ялгызы гына үстерүче әтиләре үлгән очракта, балаларга тигез күләмдә өстәмә дәүләт ярдәме алуга хокук бирүне дә күздә тота.  

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-01-2022/d-l-t-dumasy-ana-kapitalyn-alu-chen-til-rne-hokuklaryn-arttyruchy-proektny-huplady-5847463
Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев