Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Фәрит Мөхәммәтшин: Казанда Конституциягә төзәтмәләр кертү турында фикер алышачаклар

Мәскәүдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган инициативалары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы татарстанлыларның үткәрелә торган сәяси үзгәртеп коруларга кызыксынуын раслый. Шундый фикерне кичәТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашканда әйтте. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган инициативалары буенча җәмәгатьчелек фикер алышу башлануы Татарстан гражданнарының бу мөһим сәяси үзгәртеп коруларга карата кызыксынуын күрсәтә, — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Якын арада иҗтимагый фикер алышулар Казан федераль университетында һәм башка мәйданчыкларда узачак».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Конституциядә РФ субъектларының Конституция һәм устав судларының дәүләт хакимиятенең гомуми системасында роле һәм урыны тиешенчә чагылдырылмаган. Гамәлдәге Конституциянең 71, 72, 73 маддәләрендә федераль үзәкнең, төбәкләрнең вәкаләтләре һәм уртак эш предметлары төгәл билгеләнгән. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, теләсә кайсы очракта региональ законнар чыгару бердәм хокукый системаның бер өлеше булып тора.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев