Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әгъзам Гобәйдуллин: Минтимер Шәймиев кабул иткән һәр реформа халык мәнфәгатендә иде

Карарларны кабул итүдә алдынгы карашлы булу, нигезлелек һәм эзлеклелек — аның сәяси зирәклеге һәм сизгерлеге шунда, дип саный Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул иткән һәр реформа татарстанлылар мәнфәгате өчен булды. «Татарстан муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Минтимер Шәрипович, һичшиксез, якты, талантлы, чын лидерлар рәтенә керә. Минемчә, Минтимер Шәрипович дәүләт эшлеклесе һәм халык лидерына хас иң төп сыйфатларга ия. Бу, беренче чиратта, үз халкына хөрмәт, кешеләргә карата мәрхәмәт, ә иң мөһиме — туган җиргә ихлас мәхәббәте. Ул кабул иткән кайсы реформаны алсак та, татарстанлылар мәнфәгатендә», — дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул Минтимер Шәймиев белән берничә ел эшләгәнен искәртте. «Үзгәрешләр чорында, республика башлыгы вазифасында Минтимер Шәрип улы Шәймиев Татарстан мәнфәгатьләрен кискен яклады, шул ук вакытта гомумроссиянекеләр белән каршылыкка кермәде. Карарларны кабул итүдә алдынгы карашлы булу, нигезлелек һәм эзлеклелек — аның сәяси зирәклеге һәм сизгерлеге шундадыр, мөгаен», — дип саный Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул Шәймиевнең үз үрнәгендә дәвамчыларын тәрбияләү сәләтен дә билгеләп узды. «Татарстанны тормыш өчен уңайлы урынга әверелдерү эшен дәвам итү буенча фикердәшләр тәрбияләү Минтимер Шәймиевнең зур казанышы булып тора», — диде.

«Минтимер Шәрипович тарафыннан эшләнгән эшләрнең дәрәҗәсен киләчәк буын да бәяләр һәм арттырыр дип ышанам», — дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.

Әгъзам Гобәйдуллин
Минтимер Шәймиев

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Чыганак: татар информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев