Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан зоокунакханәсендә җәйге яллар вакытында хайваннар күп булыр дип көтелә

Зоокунакханә клиникада эшли, анда хайваннарны ветеринарлар карамагында калдырырга була.

Казанда яңа зоокунакханә җәй көне яллар сезонында күбрәк хайваннар кабул итәргә планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Казанның Совет районы участок ветеринария дәваханәсе мөдире Георгий Юркин сөйләде.

«Кышын ихтыяҗ зур түгел. Гадәттә, хәзерге вакытта бездә 7-10 хайван бар. Җәй көне, практика күрсәткәнчә, 70-80 процентка тулылану була. Кешеләр ял итәргә китү сәбәпле, шундый хәл күзәтелә», - диде мөдир.

Зоокунакханә ветеринария үзәге каршында эшли һәм 50 урынга песи, эт һәм әрләнне кабул итә ала. Карау профессиональ ветеринария табиблары командасы тарафыннан башкарыла. Анда төрле зурлыктагы вольерлар бар, аларның бер өлеше урамда, калганнары бинада. Гадәттә өй хайваннарын 10-14 көнгә калдыралар. Бу вакытта аларга комплекслы тикшерү үткәрергә мөмкин, дип уртаклашты Георгий Юркин.

Мөдир фикеренчә, дәүләт зообинасының өстенлеге - бәядә. Песине — 200 сумнан, этне тәүлегенә 500 сумнан калдырып булачак. Кирәк булганда, азык бирелә. Саф һавада йөртү хуҗа белән килешенә. «Гадәттә бу процедура 30-40 минут була. Песиләр белән, гадәттә, җиңелрәк. Алар үзләрендә утыра, хуҗалар алар белән йөрүне сирәк сорый», - дип сөйләде Юркин.

 

Фото: Эвелина Киселёва

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев