Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда 16 яшьлек егетне урлап, бер тәүлек буена фатирда бикләп тотканнар

Билгесез кешеләргә карата «Балигъ булмаган үсмерне төркем белән алдан килешеп урлау» маддәсе буенча җинаять эш кузгатылган.

Казанда 16 яшьлек үсмерне урлаганнар. Аны этеп-төртеп автомобильгә утыртканнар һәм фатирда бер тәүлек бикләп тотканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«22 март кичендә Горький шоссесында билгесез затлар 16 яшьлек үсмерне этеп-төртеп автомобильгә утырткан һәм билгесез юнәлештә алып киткән. 23 март төнендә яшүсмер, әти-әниләренә шалтыратып, үзен азат итүләре хакында хәбәр иткән», - дип искәртте Андрей Шептицкий.

Яшүсмер әйтүенчә, аны бер тәүлек дәвамында фатирда бикләп тотканнар, шуннан соң азат иткәннәр.

Кеше урлаучыларның барысының да шәхесе ачыкланган. Хәзер тикшерүчеләр алдында әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора. Яшүсмерне аның дуслары җинаятьчеләр белән каршылыкка керү сәбәпле урлаганнар дип фаразлана.

Билгесез затларга карата «Балигъ булмаган үсмерне төркем белән алдан килешеп урлау» маддәсе буенча җинаять эш кузгатылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183261/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X