Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

10 нчы сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренә сылтама белән Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Агымдагы елның гыйнварыннан Кулланучылар базары комитеты көн саен социаль әһәмиятле продуктларга бәяләр мониторингы алып бара. «Шикәр, суган, май бәяләре кискен үсте. Үсешнең сәбәбе – товарларны тәэмин итүчеләрдән сатып алу бәясенең артуы һәм ясалма рәвештә булдырылган ихтыяҗ», – дип искәртте Шакиров. Хәлне тотрыкландыру өчен ретейлерлар һәм тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр үткәрелде.

Хәзер кибетләргә товарлар көн саен тоткарлыксыз китерелә, ә сәүдә предприятиеләре гадәти режимда эшли. «Кулланучылар базары өлкәсендә без ажиотаж ихтыяҗны теркәдек, әмма барысы да гадәти режимга әйләнеп кайтты. Бүгенге көндә азык-төлек товарлары складлары тулы», – ди  Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89002/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев