Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда сукбай этләрне аулау буенча кайнар линия эше дәвам итә

Тотылган этләрне төрле авырулардан вакциналаштыралар, дегельминтизация үткәрәләр һәм стерильләштерәләр, ә аннары элеккеге яшәү урынына чыгаралар.

Казанда Башкарма комитетының сукбай этләрне аулау буенча Торак-коммуналь хуҗалык комитетының кайнар линиясе эшләвен дәвам итә.

Узган елның июль аеннан кайнар линия эшләгән вакытта халыктан 3,2 меңнән артык гариза килгән. Бу елның башыннан сукбай этләрне аулау буенча кайнар линиягә 350гә якын гариза килгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Тотылган этләрне төрле авырулардан вакциналаштыралар, дегельминтизация үткәрәләр һәм стерильләштерәләр, ә аннары элеккеге яшәү урынына чыгаралар.

Йортсыз хайваннар турында +7(843) 222-04-44 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-01-2022/kazanda-sukbay-etl-rne-aulau-buencha-kaynar-liniya-eshe-d-vam-it-5847979

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев