Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кибетне талаулары ВИДЕОга эләккән - караклардан бөтен дөнья көлә

Канадада урнашкан Виннипег шәһәрендә вейп ( электорн тәмәке ) кибетен талаганнар. Әлеге талау видеокүзәтү системасы аша интернетка эләккән. Талаучылардан бөтен җир шары көлә, ә магазин хужалары җинаятьчеләрне таба алган кешегә 2000 доллар акчалата бүләк вәгъдә итә

Бу талау нигә шундый көлке һәм уңышсыз булып чыккан соң? Видеоны кибет хужалары үзләре комментарияли.
 
Каракларның берсе никтер бу чарага ачык төстәге күзгә ташланып торган куртка кияргә булган. Талау өчен нәкъ менә бу кибетне сайлаулары да бик сәер. Җинаятьчеләр нәрсә алырга кергәннәрен үзләре дә белмиләр ахрысы шуңа күрә күзгә күренгән бар нәрсәне алалар. Комментарияләүче кеше әйтүенә караганда бу әйберләр гадәттә иң арзанлы әйберләр яки стендка куелган буш тартмалар буган.
 
Талаучылар үзләре белән сумка яда пакет та алмаганга күрә, кибеттә торган чүп савытын кулланырга мәҗбүр. Бөтен әйберне чүп савытына салган карак башта савытның капкачы, аннан төбе дә төшеп калганын сизми кала.
 
Кыйммәтле әйбер таба алмаган караклар, өстәлдәге ноутбукны алыргы тырыша, ләкин анысы да зур авырлык белән генә бирелә. Ноутбукны алсалар да, шактый кыйбатлы торган заряднигы кибеттә кала. Ә ноутбк зарядкасыз эшләмәячәк. Әлеге каракларны табу мөмкинлеге бик бәләкәй - чөнки алар инде күптән оятларыннан җир тишегенә төшеп беткән булырга тиешләр.
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X