17 июльдә Балтач районы Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе узачак.
Бу күркәм чара инде 15нче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычында оештырыла. Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/skuter-otasy-kilme-borbashka-kil
Фото: интернеттан
Нет комментариев