Россиядә 30 процентка кадәр икмәккә бәяләр артачак
Икмәк-күмәч эшләнмәләрен җитештерүче Fazer Group Россия компаниясе 1 февральдән продукциягә 16,5-30 процент дәрәҗәсендә бәяләр күтәрелүе турында кисәтте. Сәбәбе - җитештерүнең үзкыйммәтенә чыгымнар арткан.
Компаниянең бәяләрне күтәрүе турында Анатолий Бренерның "Фацер" ҖЧҖ сату буенча директоры хатында әйтелә. Анда контрагентлар яңа бәяләрне кабул итүдән баш тартсалар, компания "1 февральгә кадәр гамәлдә булган бәяләр буенча заказлар башкаруның 100% ын гарантияли алмаячак", дип хәбәр итә РБК. Бренер әфәнде чималга, төргәкләү, җитештерү һәм продукцияне сату бәяләрен яңадан карау кирәклеген аңлатты.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-30-protsentka-kadr-ikmkk-byalr-artachak
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев