Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сочида Лазаревское бистәсендә һәлак булган малайны Аксубайда җирләделәр

Бу гаилә 2018 елның апрелендә генә Түбән Кама районы Ширәмәт авылына күченгән булган.

Сочидагы Лазаревское районында яңгыр сулары чокырына төшеп һәлак булган Николай Мальковны бүген Аксубай районы Иске Илдерәк авылы зиратында җирләделәр. Бу хакта мәгълүматны авыл җирлегендә расладылар.

Малайның әти-әнисенең, әби-бабасы да чыгышы белән шушы авылдан булганы билгеле. Диңгезгә ял итәргә баланы әтисе ягыннан әбисе алып барган.

Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов кичә малайның гәүдәсен башта Ширәмәт авылына алып кайтканнарын әйтте. 2018 елның апрелендә генә гаилә Ширәмәткә күченгән булган. Әти-әнисенең Түбән Кама нефтехим һәм ТАНЕКО заводларында эшләгәне мәгълүм.

Фото: https://pixabay.com

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев