Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында IT-парк ачылачак

Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында төзеләчәк яңа IT-парк мәгълүмати технологияләр юнәлеше буенча эшләүче компанияләр өчен 4 меңнән артык яңа эш урыны бирәчәк.

Яңа мәйданчык республика IT-тармагының йөзе булачак, дип саный Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. Бу хакта ул ведомствоның һәм Министрлар Кабинетының коллегиясенең уртак утырышында әйтте.

Яңа технопаркның мәйданы 43 мең кв.метрны тәшкил итәчәк.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге IT-паркны республика көненә өлгертергә кирәк дигән максат куйды.

Моннан тыш, министр Айрат Хәйруллин әлеге IT-паркка СССРда беренче компьютер эшләүче Бәшир Рәмиев исемен бирергә тәкъдим итте.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/73224/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев