Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Татар-информ»да «Татар әдәбияты тарихы»ның җиденче томы чыгу турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Иртәгә, 21 февральдә, «Татар-информ»да «Татар әдәбияты тарихы»ның 7 нче томы басылып чыгуга багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X