Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Татар кызы-2018" бәйгесе финалына узучылар мәгълүм

Казанда матурлык һәм сәләтлелек конкурсының ярымфинал өлеше үткәрелде.

"Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашучылар билгеле. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Матурлык һәм сәләтлелек конкурсының ярымфиналы Казанда үткәрелде. Кызлар үзләренең белемнәрен, кул эшләренә осталыкларын күрсәтте. 
 
Жюри карары буенча, "Татар кызы-2018" исеме өчен Ленинград өлкәсе, Екатеринбург, Чиләбе, Ижевск, Ульяновск, Оренбург, Красноярск, Мәскәү, Литва һәм Австриядән туташлар көч сынашачак. Шулай ук финалда Татарстан вәкиле Гүзәл Габдрахманова да республика данын яклаячак. 
 
Конкурсның финалы октябрь аенда Казанда үткәреләчәк. 

Фото: фотолар

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев