Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан юлларында исерекләрне һаман тоталар

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында мәгълүматны 02 һәм 112 телефон номерлары аша, шулай ук ЮХИДИ телеграм-каналлары аша хәбәр итеп була.

2022 елның 8 аенда полиция хезмәткәрләре исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 9 меңнән артык очрагын теркәгән. Шул ук вакытта 715 машина йөртүчесе тәртип сакчыларына кабат эләккән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов шул турыда белдерде. Бу хакта ул Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында әйтте.

Исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында мәгълүматны 02 һәм 112 телефон номерлары аша, шулай ук ЮХИДИ телеграм-каналлары аша хәбәр итеп була. Мондый хәбәрләр ярдәмендә руль артына исерек килеш утырган 65 кеше тоткарланган, дип яза Татар-информ.

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев