Бу көннәрдә, Татарстанда, традицион республика массакүләм ярышы — «Татарстан кроссы – 2026» һәм «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне уза. Бүген Теләчедә дә мәктәп укучылары, хезмәт коллективларында эшләүчеләр һәм актив яшәү рәвешен яратучылар стартка чыктылар.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин да катнашты.
Ярышларның төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны массакүләм спортка җәлеп итү.
0
0
Нет комментариев