Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 11 кеше коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган.

Әлеге унбер кешенең тугызы вирусны Татарстаннан читтә, Россиянең башка регионнарында йоктырган, бишесе — чит илләрдә.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика Идарәсендә хәбәр иттеләр. Барлык очраклар да лаборатор расланган.

«Авыручы сигез кешенең чире ОРВИ тибында уза, өчесе — бернинди дә билгеләрсез вирусны йөртүчеләр. „Омикрон“ штаммы Роспотребнадзорның Саратов шәһәрендәге „Микроб“ фәнни институтында секвенирлаштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды», — дип сөйләделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чир ачыкланган урыннарда санитар ведомство хезмәткәрләре эпидемиягә каршы чаралар компексы куллана. Чирләүчеләрнең барысы да изоляциядә, үзләрен яхшы хис итә.

Авыручылар белән 59 кешенең контактта булуы ачыкланган. Алар арасында чирләү очраклары юк. Ситуация республиканың оператив штабы контролендә. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/
Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X