Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Узган ел гына гадәти булып тоелган әйберләр бүген әкият кебек

Таң атса да, кич булса да, без хәзер, үзебез дә сизмәстән, коронавируска кагылышлы яңалык­лар хакында гына сөйләшә башладык. Кызык, былтыр шушы вакытларда безне ниләр борчыды да, ниләр турында хыялландык икән?

Май бәйрәмнәре

Озын-озак  ялларны ничек  файдалы үткәрергә дип күптән баш вата башлаган идек инде. Шулай булмыйни! Күпләребез, чит илләрдә, җылы якларда  ял сезонын башлап җибәрә. Алдан ук юлламаны кайгыртасы, киемнәрне барлыйсы  бар дигәндәй. Бакчасы бар кеше,  шашлык-мазар пешереп,  туганнарын чакырып сыйлау ягын карады.  Хәзер исә,  Май бәйрәмнәрен ничек үткәрербез  икән, дигән уй башыбызга да кереп карамый. Каядыр ял итәргә барасы юк бит. Хәтта бакчадагы түтәлгә  утыртырга орлык та эзлисе юк. Сайланып йөрергә кибетләр эшләми. Якынрагында нәрсә тәкъдим итсәләр, шуны алырга мәҗбүр буласың.

Чехов базары

Эш урынына якын булгангамы (кирәк-яракны күбрәк шуннан юнәтә  идек)  Чехов  базары урынында бернинди төзелеш алып барылмавына бик тә борчылган идек былтыр. Дөрес, түбәсендә машина кую урыны белән сәүдә үзәге була, дип вәгъдә итсәләр дә, без, анда  башка  бер корылма  сафка баса,  дип тә ишеткәләдек.  Быел исә, үзгәртеп корулар урынына гадәти ремонт була икән, дигән сүзләр йөргәч, бөтенләй кызыксынмый да башладык бугай. Башкача булса да, исебез китмәс иде.  Коронавирус белән бәйле рәвештә барыбер ябарлар иде базарны. Шулай булгач, юк-бар белән башны катырмыйк әле дияр идек.

Зоопарк

Хәтерлисезме, көннәр җылынгач, яңа зоопаркта балалар, оныклар белән   ял итү турында  ничек хыялланган идек.  Былтыргы белән быелгы язның уртак ягы да  бар: бер ел элек тә, хәзер дә халык зоопаркка йөрми. Ә аермасы шунда: узган ел без түземсезлек белән аның ачылуын көттек, бүген исә кош-кортлар, хайваннар  үзләре безне көтә, ә халык үзизоляциядә утыра.

Кыскасы, нәрсә турында уйлана башласаң да, бер ел гына вакыт  үткән димәссең. Узган ел гына гадәти  булып тоелган әйберләр бүген әкият кебек күзаллана.   Хәтта 100 метр ераклыктагы  кибеткә барып кайту да  вакыт-вакыт гайре табигый булып тоела. Ә кагыйдәләрне бозып,  урамда йөргән  өчен штраф түләсәң… Мөгаен, монысы гомерлеккә хәтердән җуелмастыр. Тәртип бозмаска инде. Сау-сәламәт булуга ни җитә! Шундый көннәр килер дип кем уйлаган?  Тормышның мәгънәсен аңларга,  уйланырга менә дигән сынау бу.

Фәния Әхмәтҗанова

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев