Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Якташларыбыз Лилия һәм Илнар Низамиевлар Театр училищесында драма артистлары курсы җыя

Хәзер татар драма артистлары төркеменә сайлап алу конкурсның өченче туры бара икән.

Быел рус төркеменә дә, татар төркеменә дә абитуриентлар күп, хәтта коммерция бүлегенә дә конкурс бара – сайлап алу мөмкинлегебез бар. Без курска коммерция белән бергә 20гә кадәр кеше ала алабыз, – ди Илнар Низамиев. Дөресен әйтик – килүчеләрнең күбесе кызлар. Әмма аларның барысын да алмыйбыз. Без төркемгә егетләр белән кызларны тигез санда алырга тырышабыз. Шуңа бик талантлы егетләр килеп чыкса дип әле бюджет урыны тотып торабыз.Тел мәсьәләсенә өстенлек бирәбез. Төрле яктан сәләтле булганнарны аласыбыз килә – уен коралында да уйнасын, җырласын да, сөйли дә белсен, - ди ул.

Әлегә театр училищесы хәзер килгәннәр арасыннан гына сайлап конкурсны төгәлләп куярга җыенмый, август аенда да алар абитуриентларны кабул итәчәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/liliya-ham-ilnar-nizamievlar-teatr-ucilishhesynda-drama-artistlary-kursy-yya-5856982?utm_source=top

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев