Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Чыпчык " татарча круассан

Чыпчык" (татарча круассан). Кирәк булачак: - 3 йомырка; - 0,5 стакан шикәр комы; - 1 стакан җылы сөт; - 1/2 аш кашыгы тоз; - 1 пачка коры чүпрә (11г); - 100 грамм маргарин; - 1 аш кашыгы көнбагыш мае; - 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч; - 1 аш кашыгы каймак яки майонез; - Он Эчлек өчен: йөзем җимеше. Эш барышы: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы. Йөзем җимешен яхшылап юып куябыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпычмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз. Эльмира Нигматзянова, Әтнә.

Чәйләрегез тәмле булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X