Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ана кеше ике баласын буып үтергән һәм ут төрткән

2018 елның апрель аенда Түбән Новгород шәһәрендә кылынган җинаять бөтен илне шаулаткан иде.

 Елена Кәримова автомобилендә ике баласын буып үтереп, азактан җинаятен яшерергә теләп, аларны ташландык бер яшелчә саклау складына алып барып ут төртә.

Хатын башта җинаять кылуын таный, аннан ике әзербайҗан үтерде дип күрсәтмә бирә башлаган. Әмма аның бу күрсәтмәләрен бик күп дәлилләр белән кире какканнар. Видеоязмалар күрсәтүенчә, хатын балалары белән машинада үзе генә була.

Ана кеше балаларыма лаеклы тәрбия бирергә акчам булмаганга аларны үтерергә булдым, дип аңлата үзенең бу вәхшилеген. Ул, шуңа карамастан, ай саен 40 мең сумга автомобиль арендалаган.

Кәримованы суд гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте. Фото ачык чыганактан алынды.

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА 
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев