Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кешенең уенчыгына да, иренә дә, хатынына да тимә!

Бу бик катлаулы тема. Чөнки ул ике кешенең – ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә кагыла. Кайчак бу икәү, башкаларны да үзләренә җәлеп итә, игътибар үзәгенә әйләнә. Гадәттә, бу арага өченче кеше – сөяркә килеп кергәч була.

Әйе, “хыянәт” дигән куркыныч төшенчә белән бик күп гаиләләр очраша. Ир яки хатынның йөгәнсезлеге, азгынлыгы аркасында бик күп гаиләләр таркала. Кайберәүләр “сөюгә киртә юк” дип, моны мәхәббәт белән акларга тырыша. Әмма, миңа калса, монда мәхәббәткә бөтенләй урын юк, монда бары тик азгынлык, җавапсызлык хөкем сөрә. Үз гаиләсен ташлап, “яратам!” дип чит кочакка ташланучыларның хисләре бик тиз эреп юкка чыга, чөнки ярату белән бутаган дәрт, ялкын, җенси теләк бик тиз үтә. Әмма кемнеңдер бәхетен җимерергә өлгерә.

 

 

Инга – Арсен тарихы

 

 

...Кулымда 9 яшьлек кызчыкның Кыш бабайга язган хаты. Бу хатны тыныч кына укып булмый. “Исәнме, Кыш бабай! Мин синнән быел тимераяк та, телефон да сорамыйм. Зинһар өчен, син минем әтиемне гаиләгә кайтар! Миңа ансыз бик кыен. Ә Вера апаны (исеме үзгәртелде. Автор) төрмәгә утырт. Чөнки ул җинаятьче, ул безнең әтине алып китте! Аның үзенең балаларына әти кирәк, шуңа да минем әтине алды. Кыш бабай, Вера апага начарлык теләгән өчен син миңа ачуланма, мин әниемне бик нык жәллим. Ул бөтенләй көлми башлады, гел елый да елый. Ә элек без нинди бәхетле идек! Мин элеккеге чакларны сагынам, Кыш бабай! Әтиемне дә бик сагынам. Безнең өйдә шундый күңелле була иде, ә хәзер өй салкын, анда беркем дә көлми...”

 

 

Арсен Инганы яратып өйләнде, артыннан күпме йөрде! Инганы бик җаваплы эшкә куйдылар, ул эшеннән соңлап кайта башлады, өлгерми иде. Арсен, хатыны өйдә юкта, автоматларда уйнарга өйрәнеп алды. Хатынына сиздерми генә, банктан акча алды, иптәшләреннән үтечкә алып уйнады, үзе дә сизмәстән, ул бурычка батты, ярты миллион сумнан күбрәк бурычы җыелды. Хатынына бу турыда ничек әйтергә дә белмәде, йорт салган авыр вакытлары иде. Шунда аны эшендәге яшь малайлар Интернет дигән могҗиза белән таныштырды, ул кызык өчен генә үзенең беренче мәхәббәттен эзләп карамакчы итте. Ә Интернетта ялгыз хатыннар бик күп икән, аның битенә кереп “лайк”лар куюлары, күңелгә ятышлы СМСларыннан ир эреп төште. Үзләренең шәһәрендә яшәүче бер хатын җылы сүзләрен жәлләмәде, “Мой мир”да аралаша торгач, беркөнне очрашуга чакырды. Арсен тәүдә аптырап калды, эшне болай тирәнгә җибәрәсе килмәгән иде, кызык өчен генә башланган уен иде бу. Шулай да барырга булды. Очраштылар, яңа сүзләр, яңа хисләр, яңа наз, яңа тән... Болар инде күптән онытылган иде, үз адресына әйтелгән матур сүзләрдән ир күкнең җиденче катына менеп китте. Шулай очрашулар ешайды, беренче мәлне банклар да, дусларга булган бурыч та онытылды, ир Вераның куенында башын югалтты. Балыкка, эшкә дигән сәбәп белән, сөяркәсендә кунарга торып калган чаклары ешайды. Кызлары Юлияне түгәрәккә илткәч, тизрәк Вера янына чапты, иртән эшкә киткәнче, аның янына сугылды. Инга бер нәрсә дә сизмәде, ул башаяк эшкә чумган иде. Очрашулар ярты елдан узгач, Вера Арсенны аерылырга кыстый башлады, ир икеләнә иде, чөнки Ингасын ярата иде ул, хатынының аңа беркайчан кыек сүз дә әйткәне булмады, иренә ышана иде. Хатынының иң зур җитешсезлеге – вакыт тарлыгы, иренә һәм баласына игътибары җитмәү иде. Моның өчен ул үзе дә якыннарыннан бик кыенсына иде. Беркөнне Инга үзенең авырлы икәнен белде, менә икенче бәбине алып кайтырбыз да, барысы да җайланыр. Декретта утырганда гаиләмә моңарчы биреп җиткерә алмаган игътибарымны да бирермен, дип уйлады. Киноларда гына шулай була, дисәгез, ялгышасыз, бүген Арсенга авырлы икәнемне әйтәм дип, ярты еллык отчетларын төгәлләп, сөенеп эштән кайтырга чыккан хатынга чит бер ханым шалтыратып, Арсенның читтә типтерүе турында хәбәр итте. Инга өйгә чак кайтып ауды. Арсен яшермәде, барысын да сөйләп бирде. Гаилә таркалды. Инга авырлы икәнен дә әйтеп тормады.

 

 

Ә Арсен... Аның “бәхете” озакка бармады, суд приставларыннан кәгазьләр килеп төшү, ирнең бурычлары барлыгы ачыклану белән Вераның “ялкынлы сөюе” сүрелде, ул икенче ир эзли башлады. Арсен хатасын аңлады да бит, хәзер инде бик соң. Инга аны гафу итмәде. Дөрес, Юлия бик каты авырып киткәч, гел әтисен сорагач, аны кире кертте, әмма инде элеккеге мөнәсәбәтләр юк һәм булмаячак та. Л. Толстой: “Бик тырышсаң, хыянәтне гафу итеп була, әмма элеккечә кочаклап, яратып кына булмый”, – дип юкка гына әйтмәгән шул. Яртылаш төзелгән йортларын сатып, иренең банк алдындагы бурычын капларга туры килде. Бер фатирда яшәсәләр дә, Инга белән Арсен очраклы кешеләр сымак. Инга хәзер аңа ышанмый, булган хисләр сүнгән. Бары тик Юлия бераз үссен, дип кенә яши.

 

 

Сиринә – Артур тарихы

 

 

Сиринә икенче баласына авырлы чагында аның йөрәк чирле икәнлеге ачыкланды, яшь хатынга хәтта аборт ясатырга да тәкъдим иттеләр. Әмма Сиринә бу адымга бармады, барысы да яхшы булыр, дип өметләнде.

 

Артур Сиринәне ярата иде. Уллары Айнур өчен дә бик рәхмәтле иде ул аңа. Әле менә кыз алап кайтырга җыеналар... Төнге сменада чагында бергә дежурда торучы хатын белән бер-ике тапкыр якынлык кылудан бер нәрсә дә булмас әле, дип уйлый иде ул. Яратмый бит ул аны, бары тик төннәрен генә бергә үткәрәләр, назланалар. Иртән ул ашкынып өенә кайта...

 

 

Әмма без капчыкта ятмый шул. Бу мөнәсәбәтләр турында Сиринәгә җиткерделәр, хәтта берәү төнге күңел ачуларның фотосын да төшереп салган. Телефоныннан боларны караганда Сиринәнең аяк астыннан җир убылган кебек булды.

 

 

Кичен ул иренә бу турыда җиткерде. Артур бер нәрсә дә дәшмәде. Йокларга яткач та Сиринәнең мыш-мыш елавына йоклап китә алмады, әмма юатырга, аңлатырга үзендә көч тапмады. Иртәгә сөйләшербез әле, дип уйлады. Ә иртән... иртән ул хатынының яртылаш суынып беткән гәүдәсен күрде. Ул кан эчендә ята иде. Сиринә тере иде әле, табиблар аның гомере өчен көрәшеп карады, әмма ни 34 яшьлек хатынны, ни 8 айлык баланы алып кала алмадылар.

 

 

Хатынының киемнәрен чыгарып биргәч, ул аның халат кесәсеннән телефонын алды. Анда үзенең пычрак фотоларын күреп, гарьләнде. Шушы ничә секундлык хайвани рәхәтлек өчен ул ничә кешене харап итте, улын ятим калдырды, хатыны белән тумаган да баласын гүргә илтеп тыкты!

 

 

Лариса – Марат тарихы

 

 

Марат базадан үзбәкләрнең яшелчәләрен базарга ташый иде. Җиде ел яшәп балалары юк иде, хатыны Лариса, ниһаять, авырга калды. Шатланып бәләкәчне көтәләр иде. Ларисага 27 яшь, ә Маратка инде 35. Беркөнне Марат кайтмады. Сатучы хатын Ната­шаның туган көне иде, шуны билгеләделәр дә, хатын Маратка үзен кайтарып куюын үтенде. Өйгә кайткач, иреннән аерылган хатын Маратны өстәл артына чакырды, аракы чыгарды, үзе, песи кебек, аның янында сырпаланды. Бер-ике укталган иде дә Марат кайтырга, шушы тыгыз тән, ачык изү, юан балтырлар кире туктатты. Бу хәл көн аралаш кабатлана башлады. Азгынлыкның тәмен татып алган Марат, Лариса декретка чыгып, авылга кайтып киткәч, бөтенләй Наташада гына ятты. Көтелгән бәбәйләре дөньяга килгән көнне Наташа Маратны хатыны янына дәваханәгә юри җибәрмәде, ул инде аны хатыныннан көнли башлаган иде. “Бәбәйдән яңа котылган хатынның сине күрәсе килеп торамы, бүген йөрмә!” — дип юхалап, эчертеп, үзе янында калдырды. Никадәр ялгышканлыгын Марат бүген аңлый инде, әмма соң. Кызларына бүген 11 яшь. Боларны бик авыр кичергән Лариса, эшкә чыгу белән, иренә үч итеп, үзе ирләр белән типтерә башлады. Эштән эчеп кайта, төн уртасында чыгып китә иде. “Үзем боздым хатынны, кызыбыз гына юньле әни күрмичә, интегеп үсә”, – ди Марат. Ул инде эчә дә алмый, “гулять салдыра” да алмый, бер-бер артлы ике инфаркт кичерде. Инвалидлыкта, чак йөри, картайган. Ә Ларисага әле кырык та юк...

 

 

Вәсилә белән Руслан тарихы

 

 

Вәсилә училищеда физика укыта иде. Ире Руслан – физкультурадан. Бик матур гына яшәп ятканда иренең хыянәте ачыкланды: ул кассада утыручы Руфина белән очраша икән. Руфина эшендә: “Руслан улын жәлләп кенә Вәсилә белән яши бит ул, менә балалары бераз исәйгәч, ташлый ул аны, миңа килә,” – дип сөйләп йөри икән. Хезмәт хакы биргән көнне көтеп алды Вәсилә. Ирен өйдә бала белән калдырып, училищега юлланды. Эш сәгате беткәндә, иң соңлап килде ул. Касса тәрәзәсенә шакыды, Руфина тәрәзәне ачу белән тәүлек буе җыйган бала чүлмәгенең калдыгын тишектән Руфинага сипте. Хатын чәрелдәп читкә тайпылды, аның бите, өс-башы, эш кәгазьләре пычракка чумган иде. Өстәвенә, сасы ис бөтен тирә-якка таралды. Вәсилә шак-шок басып чыгып китте, Руслан башкача эшендә тоткарланмады, ә Руфина бу хурлыктан соң училищедан китеп барды.

 

 

***

 

Кызганычка каршы, мондый тарихлар бик күп. Бүген беркемгә дә нотык укыйсы килми. Бары тик шуны гына әйтәсем килә: без балаларны кечкенәдән кешенекенә тимә, кеше әйберен алма, дип өйрәтәбез. Шул вакытта “кеше иренә, кеше хатынына” дигәнне дә өстәп әйтергә кирәктер, бәлки. Чөнки синеке булмаганга сарыласы юк. Бигрәк тә кайбер хатын-кызлар, үзләре ир карап, ирне ашатып, өстен юып, тәрбияләп, аңа көч, вакыт сарыф итәргә теләми, әмма бөтенләй ирсез дә торасылары килми, күңел ачарга, төн үткәрергә аны читтән эзли.

 

Мәхәббәт бары тик бәхет, шатлык кына китерергә тиеш, шул вакытта гына ул мәхәббәт. Әгәр дә сез качып урманда, кеше фатирында очрашып йөрисез, тотылуыгыздан үзегез куркасыз, кайткач алдашасыз, якыннарыгызны кайгыга саласыз, балаларыгызны елатасыз икән, ул нинди бәхет?! Кая соң монда шатлык?

 

 

Нурия ГАМИЛОВА
Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев