Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Урындыктан дөрес торып бас!

Тормышта уңышка ирешергә телисең икән, гап-гади урындыктан да дөрес торып баса белер­гә кирәк. Илнең иң аб­руй­лы бизнес-тренеры Радислав Гандапас әнә шулай ди. Кичә башкалада узган “Перезагрузка 2.0” бизнес-форумында катнашучыларны эш­мәкәрлек серләренә өйрәттеләр. Урындыктан ничек дөрес торырга икәнен “ВТ” хәбәрчесе дә белә.

Бизнес вәкилләрен укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм, го­мумән, берләштерүгә юнәл­дерелгән “Перезагрузка” биз­нес-форумы Казанда бер ел эчендә икенче тапкыр узды. Ул Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә оеш­тырыла. Хәтерләсәгез, әле­ге җыен тәүге тапкыр март аенда башкаладагы “Бас­кет холл”­да үткәрелгән иде. Ул вакытта чарада алты меңнән артык кеше катнашты. Форумга килергә теләү­челәргә хәтта билетлар да җитмәде. Моны исәптә тотып, бу юлы бизнес вәкил­ләрен һәм эш­мәкәр булырга хыялланучыларны “Татнефть Арена”га чакырдылар. Казанга кадәр килеп җитә алмаучыларга Чаллы “IT-пар­к”ында турыдан-туры трансляция оештырылды. “Перезагрузка 2.0”дә тугыз меңгә якын кеше катнашты. Иң мөһиме, моның өчен бер тиен дә акча түләргә кирәкми. Ә дәрес, аз да түгел, күп тә түгел, ун сәгать дәвам итте. Төшке ашка бүленү дә булмады. Форумның һәр минуты кадерле. Җыен кысасында башкалага илнең иң уңышлы бизнес вәкилләрен һәм исем­нәре бөтен дөньяга таныш булган белгечләрне чакырганнар.

“Казанда форумны елга бер тапкыр гына уздырырга ниятләгән идек. Тик Татарстанда әлеге чарага ихтыяҗ бик зур икәнен аңладык. Шуңа күрә быел кабат очрашырга насыйп булды. Мондый мөмкинлекне тәэмин иткәне өчен Татарстан җи­тәкчелегенә рәхмәт. Республикада кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур әһәмият бирәләр”, – диде форумның стратегик хезмәттәше, “Синергия” Бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәүге бизнес-форумда шәхсән катнашкан иде. Бу юлы да, көн тәртибе шактый тыгыз булуга карамастан (бүген Казанда Россия – Казахстан хөкүмәтара комиссиясе утырышы уза), җыенда катнашучыларны сәламләргә вакыт тапты ул. Рөстәм Миңнеханов бе­лән бергә форум сәхнәсенә Россия Премь­ер-министрының беренче урынбасары – финанс министры Антон Силуанов та чыкты. Мәскәү кунагы искәртеп үткәнчә, фору­мың исеме бик дөрес сайланган. Бүген бизнеска мө­нә­сәбәт үзгәрде, диде ул. Россиядә эшмәкәр­лекне үс­терү өчен илкүләм проектлар кабул ителүен дә хәбәр итте.

“Кече һәм урта бизнесны үстерүгә бүлеп бирелгән акчаны мөмкин кадәр Татарстанга җәлеп итәргә кирәк. Бу эшне сез башкарырга тиеш, – дип мөрә­җәгать итте Рөстәм Миңне­ханов залда утыручыларга. – Сер түгел, тармакта бюрократик кир­тәләр шактый. Ничек кенә булмасын, үз өстенә җавап­лылык алып, кешеләрне эш белән тәэ­мин итүчеләр хакимият тарафыннан яклау табарга тиеш. Без моның өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләячәкбез”.

Лилия Нәҗипова эшмә­кәрләр җыенында тәүге тапкыр катнаша. Башкаладагы поликлиникаларның бер­сен­дә шәфкать туташы булып эшли ул. “Бер ел чамасы элек массаж курсын тәмам­ладым. Шуннан соң үзем яшәгән күп катлы йортта яшәүчеләр арасында әлеге хезмәтне тәкъ­дим итеп караган идем. Массаж ясарга чиратка язылдылар. Хәзер таныш-белеш­ләр аша ишетеп тә киләләр. Үз эшемне ачып караргамы икән дигән уй бар. Форумга әнә шул сорауга җавап эзләп килдем”, – диде ул. Тимур Сафин форумда икенче тапкыр катнаша. “Автомобильләр төзек­лән­дерү белән шөгыль­ләнәм. Тәүге җыеннан соң, үз-үземә ышаныч артты, дип әйтсәм дә була, күптәнге хыялым – запас частьларны кайтарту эшен җайга салдым”, – ди эшмәкәр. Бизнесын үс­терү теләген дә яшерми. Шуңа күрә форумга өмет баг­лый.

Эшмәкәр булу җиңел түгел икән. Моның өчен урындыктан да дөрес торырга кирәк. Илнең иң титуллы бизнес-тренеры Радислав Гандапас залда утыручыларны моңа ун минутта өйрәтте. Торыйммы икән, әллә юкмы дип түгел, ә югарыга атылган кебек, кискен хәрәкәт ясарга ки­рәк, диде ул. Залда утыручылар күр­ше­ләреннән тиз­рәк торып басарга тырышты. Моны сәхнәдән күзәтеп торган Радислав Гандапас: “Башкаларга караганда өлгеррәк булырга тырышу ул – биз­нес­тагы төп кагый­дәләрнең берсе”, – дип җөп­­ләп куйды. Әлеге ка­гыйдә эшмәкәрлек­тә генә түгел, тормышта да бик файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев