Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Үземә кабер казыдым, ләкин дога мине саклап калды"

Бу дөньяда гыйбрәтләргә сәләтле кешеләр өчен гыйбрәтләр бик күп, адым саен, минут саен очрый алар. Шуларның берсенә генә тукталып үтәсем килә. Авылдашыбыз Вафа абый Фәхертдинов (исемнәре үзгәртелмәде) ниндидер сәбәпләр аркасында (сатлык җаннар явызлык кылгангамы, җәрәхәтләнеп аңын югалткангамы) сугыш вакытында немец фашистларына әсирлеккә эләгә

Тоткында яшәүнең авырлыкларын укучы китаплардан укып, фильмнардан күреп үзе дә беләдер. Болар турында язып тормыйм да инде. Аның күңелендә качу теләге дә булгандыр, тик мөмкинлеге генә табылмагандыр.

 
Бер көнне немец офицерының боерыгы буенча җибәрелгән солдат Вафа абыйны кырга чыгарып, чокыр казырга куша. Ул моның ни өчен эшләнгәнен аңлый, әлбәттә. Чөнки күп мәртәбәләр тоткынның үзеннән кабер казытып, соңыннан аны шунда ук күмүләре турында ишеткәне дә, күргәне дә булган инде аның.
 
Вафа абый чокырны казып бетергәч, ишарә белән солдатка: “Үләр алдыннан мин Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыйм инде, аннары син мине атарсың”, - ди. Солдат риза була. Вафа абый гомер буе биш вакыт намазын калдырмаган, барлык фарыз гамәлләрен үтәп яшәгән кеше буларак, үләр алдыннан нинди сүрәләр, аятьләр укырга, нинди теләкләр әйтергә, ничек теләргә, ничек сорарга икәнен яхшы белгән, әлбәттә.
 
Тиешле гамәлләрне кылып бетергәннән соң, Аллаһы Тәгалә теге немец солдатының күңеленә яхшылык иңдергән, күрәсең. Ул Вафа абыйны атмыйча, иреккә җибәрергә карар кыла: “Син фашистларга гына әләкләмә, эләксәң дә, минем сине коткаруым турында әйтмә, югыйсә мине атачаклар”, - ди.
 
Вафа абыйга берникадәр вакыт качып, адашып йөргәннән соң совет гаскәрләренә кушылырга насыйп була.
 
Сугыш тәмамланганнан соң, туган ягына кайтып, күпмедер ел яшәгәннән соң, ул җылы түшәгендә вафат булып, авыл зиратында чын мөселманнарча шаригать кануннары буенча кабергә иңдерелә. Әле дә хәтеремдә, Вафа абыйның кызы Гөлсәрия еш кына зиратка барып Коръән аятьләре укып, әтисенең рухына багышлый иде.
 
Менә шушыдыр инде Аллаһы Тәгалә кешегә биргән иң олуг бәхетләрнең берсе. Әйдәгез, барыбыз да бу дөньяда гыйбрәтләрдән гыйбрәтләр алып яшик, догалар кылыйк.
 
Гомәр ГАЙНУЛЛИН,
Шламка авылы

№ --- | 13.07.2018

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев