Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Чаллыда яна торган машинаны шаһитлар видеога төшергән

Чаллыда шаһитлар яна торган машинаны видеога төшергән. Янгын кичә 59нчы комплекста төзелә торган объект янында килеп чыккан. Биредә шактый вакыттан иске “унлы” машинасы торган. Баштан аның тәгәрмәчләрен салдырганнар, аннан ут төрткәннәр.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар балигъ булмаган балалар шаярып машинага ут төрткән булулары мөмкин, дип фаразлый. Ут автомобильне бик тиз ялмап алган һәм янәшә торган Nissanга кабарга мөмкин булган. Янгын сүндерүчеләр, вакытында килеп, янгынга җәелергә ирек бирмәгән.

Эльвира Мөхәммәтдинова

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X