Теләче Информ
Теләче районы
18+
Telegram
VK
Youtube
Odnoklassniki
Twitter
Yandex Zen
Меню
Баш бит
Район яңалыклары
Соңгы яналыклар
Намаз вакытлары
Редакция
Реклама
Белешмәлек
Истәлекле урыннар
Теләче «Туган якны өйрәнү музее»
Теләче «Туган якны өйрәнү музее»
Социаль челтәрләр:
https://vk.com/public217056496
Адресы:
Теләче авылы, Ленин урамы
Район территориясендә 1997 елдан бирле «Теләче туган якны өйрәнү музее» эшли. Биредә 4 меңнән артык саклау берәмлеге экспонат бар. Алар арасында этнография, борынгы китаплар, бизәнү әйберләре, сугыш чоры документлары, фоторәсем тупланмалары бар. Әдәбият һәм сәнгать темасына мәгълумәтләргә музей искиткеч бай. Татар дөньясына зур әдәби мирас калдырган язучы якташларыбыз Мәхмүт Максүд, Мәхмут Хәсәнов, Фатих Хөсни, бүгенге көндә әдәбият күген яктыртучы йолдызлар – Рашат Низами, Сәйдэ Зыялы әсәрләре белән без – якташлары – горурланабыз. Гомумән, Теләче төбәге хисчән һәм шигъри җанлы кешеләргә ифрат бай. Музейда оештырылган әдәбият һәм сәнгать булегендә аларнын һәркайсының үз урыны бар. Музейда булдырылган тупланмаларның тагын берсе агачтан кисеп ясалган эшләнмәләр. Безнең осталар агачтан эшләгән товарны эзләп, ераклардан килгәннәр. Бөтен тирә юньдә ин эре сәүдә ноктасы булып танылган Теләче базарында аларга кытлык булмаган. Һәр экспонат ниндидер символик мәгънәгә ия, һәм кайсыдыр чорны күзалларга ярдәм итә. Музейга килүчеләр уткәннәрне экспонатлар аша курә үзенчә уйлана,фикер йөртә, тәҗрибә һәм сабак ала. Сугыш чоры тупланмаларында хәрби кием, медальләр һәм орденнар бар. Шулай ук музейда халык ижатын барлау, кул эшләре туплау даими алып барыла. Борынгы кул эшләре бер генә данәдә һәм кабатланмас булулары белән истәлекле. Борынгы эшләнмәләренең һәркайсына кул жылысы кергән,күз нурлары салынган. Шунысы куанычлы, элеккеге һөнәрләрне дәвам итүчеләр бүген дә очрый. Теләче музеена рәхим итегез!
Главная
Документлар
Төрле темалар
Татарстанның яңалыклары монда
Язылыгыз
...
0
0
0
0
0
0
0
0
0