Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы

Теләче районының истәлекле урыннары

Майданы зур булмавына карамастан, районда бик күп кызыклы истәлекле урыннар бар. Без монда бер көн эчендә карарга мөмкин булган төп истәлекле урыннарны җыйдык.

Теләче районы  туристлар өчен бик популяр һәм зур район түгел, әмма аның истәлекле урыннары һәм үзенә генә хас булган үзенчәлеге игътибарга лаек.

Районда әдәбият Һәм сәнгать темасына мәгълумәтләргә искиткеч бай музей бар.  Энциклапедик белемле, соклангыч хәтерле, милләт җанлы галим, шәркыять һәм исламият белгече Равиль абый Утәбай – Кәрими, татар дөньясына зур әдәби мирас калдырган язучы якташларыбыз Мәхмүт Максүд, Мәхмүт Хәсәнов, Фатих Хөсни тормышына һәм ижатына караган тупланмаларга таянып эшлибез. Гомумән, Теләче төбәге хисчән Һәм шигъри җанлы кешеләргә ифрат бай. Музейда оештырылган әдәбият һәм сәнгать булегендэ аларнын һәркайсынын уз урыны бар.

Район үзәге Теләчедән иң еракта урнашкан Әбде авыл җирлеге утыз сигез чакрым ераклыкта Мишә елгасына кушылучы Ныса елгасы буенда урнашкан.  Архив документларыннан күренгәнчә, авыл XVI гасырның беренче яртысында барлыкка килгән. Әбде авылының үзәгендә Советлар Союзы герое Ксенофонтов Александр Кузьмичка һәйкәл тора. Ул ТАССРның Саба районы Әбде авылында туган. Кызыл армияга чакырылганчы колхозда эшләгән. Акфиннарга каршы сугышта катнашкан, 169 нчы укчы полкның пулеметчысы. 1940 елның 13нче мартында Александр Кузьмич һәлак була. СССР Югары Советы Президиумының 21нче мартында чыккан Указы нигезендә Ксенофонтов Александр Кузьмичка Советлар Союзы герое дигән югары исем бирелә. 

Әбде авылында Троица чиркәве бар. Башта монда Сауруш авылыннан китерелгән агач чиркәү булган. 1814 елгы янгын вакытында янганнан соң аның урынына кирпечтән чиркәү салына. Чиркәү 1815-1818 елларда гыйбадәткә йөрүчеләр акчасына  архиепископ Павел (Казанский) фатихасы белән төзелә. Чиркәү XX гасырның беренче яртысы архитектура һәйкәле булып санала, аңа бугенге көндә рестоврация – төзекләндеру эшләре таләп ителә.

Олы Нырсы авылы территориясендә “Изгеләр зираты”урнашкан. Ул зиратта борыңгы кабер ташлары сакланып калган. ”Изгеләр зираты” янында 2 чишмә бар. Элекке кешеләр әйтүенчә чишмәләрнең суы шифалы. Бу урын авыл халкына гына түгел,чит җирләрдән килгән мөселманнарга да билгеле,чөнки алар бигрәктә җәй көннәрендә ераклардан кайтып, шунда баралар.”Изгеләр”суы тәнгә шифа-сихәт бирә. Авыл халкы ел да җыелышып, шушы чишмә буенда «Изгеләр ашы»  үткәрә. 

Кибәхуҗа авыллары тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш телгә алына. Олылыр сөйләвенә караганда, Кибәхуҗа авылларына нигез ХII йөздә салынган. Югары Кибәхуҗа һәм Олы Кибәхуҗасы авыллары арасындагы борынгы зиратта археологлар Алтын Урда чорына мөнәсәбәтле  ике кабер ташы   һәм башка табылдык әйберләр җыелмасы билгеләгәннәр. Бу ташлар ХVI һәм ХIV йөзләргә карый. Югары Кибәхуҗа һәм Олы Кибәхуҗасы арасындагы каберлекне атаклы тарихчы-галим С.М. Шпилевский да искә ала.

Узәк җирле узидарә территориясендә урнашкан авыллар тарихы шактый кызыклы. Мисал өчен,Шармыш авылын алыйк. Халык телендә йөргән риваятләргә караганда, бу урында бер рус алпавыты яшәгән. Ул анда матур  гына бакча тоткан. Бакчага дөньяның төрле кыйтгаларыннан кайтарылган чәчәкләр белән бергә кедр агачлары да була. Аларның берничәсе әле дә исән. Алма бакчасы да үз  урынында. Байның Маша исемле кечкенә кызы була Көннәрдән бер көнне Маша кабартылган шар белән уйнап,аның кулдан ычкынганын да сизми кала. Йорт таулы урында уршанканлыктан, шар аста  аккан инешкә тәгәрәп төшә. Маша, шарны алырга дип кулын суза, ләкин кинәт үзе дә суга төшеп батып улә. Шуннан соң бу инешне дә, авылны да Шар (шармыш)дип атый башлыйлар. Бай йорты торган урынга Бай Тавы (Барская Горка) дигщн исем тагылып кала. Шармыш авылында 1840елда вице-губернатор А.Жмакин акчасына төзелгән чиркәү дә бар. Аның архитекторы –рус классицизмының мәшхур вәкиле Петр Григорьевич Пятницкий(1788-1855) булган.

2001нче елның август-сентябрь айларында Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты һәм Татар дәүләт гуманитар институты үткәргән тарихи-археологик экспедиция нәтиҗәсендә Теләче авылына Алтын Урда чорының соңында нигез салынганлыгы ачыклана. Казан ханлыгын руслар басып алганчы бу җирлектә татар авылы булган, ә Казан яулап алынганнан соң Теләче, Казан артында колонизациянең иң мөһим торак пунктларының берсенә әйләнә. Теләче авылы исеме Тюлячка елгасы исеменнән килеп чыккан дигән фараз бар. Теләче авылы XIX гасыр уртасы XX гасыр башында зур булмый, монда  1858 нче елда 1020 чамасы кеше яшәгән, ә 1897нче елга халык саны 1274кә җитә. Шул ук вакытта Теләче эре экономик үзәк булып саналган. Теләче базарына бик ераклардан килеп сәүдә итә торган булганнар. Теләчедә 1875 елда “Земская школа” ачыла. Беренче агач чиркәү Теләчедә XVIII гасыр башында төзелгән. 1771 елда алпавыт Аристова Н.М. акчасына таш храм төзелә.