Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы

Теләчедә "Петр Григорьевич Пятницкий чиркәве"

Теләчедә "Петр Григорьевич Пятницкий чиркәве"
  • Адресы:

    Шармыш авылы, Мәктәп урамы, 43 йорт

Халык телендә йөргән риваятләргә караганда, Шармыш авылында бер рус алпавыты яшәгән. Ул анда матур гына бакча тоткан. Бакчага дөньяның төрле кыйтгаларыннан кайтарылган чәчәкләр белән бергә кедр агачлары да була. Аларның берничәсе әле дә исән. Алма бакчасы да үз урынында. Байның Маша исемле кечкенә кызы була. Көннәрдән бер көнне Маша кабартылган шар белән уйнап, аның кулдан ычкынганын да сизми кала. Йорт таулы урында урнашканлыктан, шар аста аккан инешкә тәгәрәп төшә. Маша, шарны алырга дип кулын суза, ләкин кинәт үзе дә суга төшеп батып улә. Шуннан соң бу инешне дә, авылны да Шар (шармыш) дип атый башлыйлар. Бай йорты торган урынга Бай Тавы (Барская Горка) дигән исем тагылып кала. Шармыш авылында 1840 елда вице – губернатор А.Жмакин акчасына төзелгән чиркәү дә бар. Аның архитекторы – рус классицизмының мәшхур вәкиле Петр Григорьевич Пятницкий (1788 – 1855) булган. Фотография авторы: Гранковский Владимир