Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Теләче районының тарихы

Теләче районының тарихы

Хәзерге административ – территориаль берәмлек буларак, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала – Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла.

Борынгыдан хәзерге заманга

Теләче районы Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, Казаннан 78 чакрым ераклыкта урнашкан. Район Питрәч, Арча, Саба, Мамадыш, Балык бистәсе районнары белән чиктәш, 1160 кв. км мәйдан били. Иң якын булган Арча тимер юл станциясенә 39 км. Район территориясендә Мишә елгасы ага. Теләче районы аша Казан – Теләче – Байлар Сабасы, Казан – Теләче – Мамадыш, Казан – Яр Чаллы, Теләче – Арча юллары уза.

Хәзерге административ – территориаль берәмлек буларак, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала – Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла. Тик нибары 24 ел яшәп кала, РСФСР Югары Советы Президиумының 1959 елның 12 октябрендә чыгарылган Указы белән ул таркатыла, аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 ноябрендә гамәлгә кертелгән Законы нигезендә, аерым административ-территориаль берәмлек сыйфатында район яңадан торгызыла.

Теләче авылына рәсми белдерү буенча 1560 нчы елда нигез салынган. Бу фикер хәтта таш стела белән дә мәңгеләштерелгән. Ләкин бу даталы таш куелган вакытта авылның тарихын бик тирәннән эзләп тормаганнар. Татарстан Фәннәр академиясе 1997 нче елда бастырган «Населенные пункты Республики Татарстан» дигән энциклопедиясендә дә: Тюлячи (Теләче), село, близ места впадения р. М.Мёша в  р. Мёша, в 32 км. К Ю. – В. от ж. – д. ст. Арск (линия Казань – Агрыз). Ц. р-на (в 1935–1959 и с 1991). Расстояние до Казани 78 км. В 1992 г.  – 1572 жит. (татары – 68%, русские – 30%). Основана в период Казанского ханства. Изв. бондарным производством (XIX в.). Ср. школа, маслозавод, предприятия сельхозтехники и сельхозхимии», – дип язылган. Бу китапны бик дәрәҗәле редколлегия чыгарган. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Теләчедә үткәрелгән археологик тикшеренүләре авылның барлыкка килү вакытын Алтын Урданың соңгы чоры, ә Казан ханлыгының беренче еллары белән бәйли. 1560 нчы елда Теләче элеккеге Казан ханлыгының үзәк өлешендәге рус колонизация үзәгенә әверелә. Әйе, безнең Теләче ягы – бик борынгы як. Шушы ук энциклопедиядән күренгәнчә, райондагы 52 торак пунктның 21е, ягъни 38 проценты Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән. Теләче районы авыллары үзенең борынгылыгы буенча республикада Лаеш (42%), Әтнә (40%) районнарыннан гына калышып, өченче урында тора. 

Теләче авылы тигезлеккә урнашкан. Аның бер ягында да таулар юк, уртача биеклек 190 метрдан артмый. Теләченең җир асты бөтенләй тикшерелмәгән дисәң дә була. Бу якларда файдалы казылма ятмалары булу билгеле түгел. Күрше Саба районында бакыр ятмалары берничә урында бар, ә Теләчедә аны күрсәтүче билгеләр юк. Җирдә бакыр булуны күрсәтүче төп билге – комның яшел төстә булуы. Бездә яшел ком юк, булганы сары яки кызыл төстә. Бу ком төзелештә дә сирәк кулланыла, чөнки ул төзелеш материалы буларак начар сыйфатлы. Кайбер тарихи язмаларда Ачыда бакыр чыгарылу һәм бакыр эшкәртү турында хәбәрләр бар. Сельцо-Заводны да бакыр заводы белән бәйлиләр. Ләкин Ачыда да, Сельцо-Заводта да беркайчан да бакыр заводы булмаган. СельцоЗаводның исеме поташ заводы белән бәйле. 

Сельцо – Завод авылында поташ заводы булган. Бу бик примитив заводта поташ алу күп хезмәт куюны сораган. Зур мичләрдә агач яндырып, көл алганнар һәм кайнар көлне кайнар суда эретеп, шул эремәне янып торган учакка сипкәннәр, тик учак сүнәргә тиеш түгел. Шул вакытта мич төбендә калий карбонаты, ягъни поташ барлыкка килгән. Аннан соң барлыкка килгән массаны ватып алып, мичкәләргә тутырганнар. Бу күп хезмәт белән бергә күп чыгымнар да сораган – 1 кг поташ алу өчен 1 м куб утын яндырылган. Поташ сәнәгатьтә, аеруча сабын җитештерүдә киң кулланылган.

Теләчедә урамнар элекке елларда күп булмаган, аларның бер өлеше электән килгән, халык биргән исемнәрен саклап та калган: Большая Нагорная, Малая Нагорная. Хәзерге Совет урамының исеме Заречная була, ә Белов урамына исемне акларга теләктәшлек белдерүче Теләче кешеләре тарафыннан үтерелгән Азинның  28 нче «тимер» дивизиясенең кызылгвардияче Белов хөрмәтенә биргәннәр. 

Теләче якларына халыкның кайчан килеп урнашу датасын төгәл билгеләп булмый. Теләче буенча төгәл документлар юк, белгәнебезчә, Казан ханлыгының архивы табылмаган. Шулай да тарихчылар безнең якларга кешеләрнең Болгар чорына кадәр яшәүләрен әйтә алалар. Алар фикере буенча, бу якларда угро –фин кабиләләре яшәгән. Бу фикер Теләчедә археологик казу эшләре алып барган тарихчы-археолог А.А.Борһанов тикшеренүләре белән дә дәлилләнә. Безнең яктагы угро – финнар нигездә чирмешләр (хәзерге марилар) һәм арлардан (хәзерге удмуртлар) торганнар. Мукшы (хәзерге мордва) турында ышанычлы хәбәрләр юк. Удмурт галимнәре безнең якларда меңьеллык башында «бу якларда удмуртлар яшәгән» дип барсалар, мари галимнәре «марилар яшәгән» дип дәгъва кылалар. Татар галимнәре исә угро – финнар дип язалар. 

1438 нче елда Казан ханлыгы рәсми рәвештә төзелеп, көч туплаганнан соң аның тирәсендә бик күп татар авыллары үсеп чыгалар. Тарихчы галимнәр Теләче районы авыллары да шушы бөек күченеш чорында барлыкка килгән дип саныйлар.

Иң борынгы истәлекләр

Теләче якларында иң борынгы истәлекләр Иске Җөри һәм Олы Нырсы авылларына карый. Җөри авылы янында Казан ханлыгы чорына караган шәһәрлек һәм шул ук чорга караган кабер ташы да табылды. Бу ташны озак еллар хан кабере ташы дип йөрделәр. Ләкин соңгы тарихи ачышлар буенча җирле биләрнең (Би) үзләрен хан дип атап йөрүләре билгеле булды, һәм аны Би кабере ташы дип яза башладылар. 

Теләчегә якын булган тагын бер тарихи истәлек Олы Нырсы авылы янында билгеле. Ул тарихи истәлекләр тарихчылар тарафыннан яхшы тикшерелгән. Биредәге истәлекләр 13001400 нче елларга карый, ә төгәл мәгълүматлар Нурания Гыйльметдинованың Нырсы авылы тарихын яктырткан китабында бирелгән. Теләченең күршесе булган Арча, Биектау районнарындагы иң борынгы истәлекләр дә XIII – XIV гасырга карыйлар. Шулардан чыгып хәзергә Теләченең үз тарихын иң ерагы XIII гасырдан да ары китеп эзли алмыйбыз. Теләчедәге ар – чирмеш тарихы ераккарак алып китә. Шулай итеп тарихчылар районыбыздагы авылларның берничәсен Казан чоры авыллары дип бәяли.

Елъязмалардан күренгәнчә, Иван Грозный указы буенча, Теләче тирәсендәге җирләр бояр Василий Богдановка бирелә. Шушы датаны рәсми чыганаклар Теләченең оешу елы дип саныйлар. Әйе, Теләче рус авылы буларак 1560 нчы  елдан башлап яши. 

Көчләп чукындыру гасыр ярым дәвам иткән

Иван Грозный башлап җибәргән көчләп чукындыру гасыр ярым дәвам иткән. Петр I заманында ул тагын бер тапкыр киң колач белән үткәрелә. 1713 – 1715 нче елларда Петр I йомышлы татарларны көчләп чукындыру турында указ чыгара. Әлеге указга каршы килүчеләрнең крепостной крестьяннары тартып алынган һәм патша милке итеп яздырылган. Чукындырылган татарларга җир бирелгән. Теләче, янәшәтирәдәге рус авыллары һәм Кече Кибәхуҗа, Тәмте крестьяннары алпавыт милке булган. Көчләп чукындыру Теләче якларында 1897 нче елга кадәр барган. Янәшә-тирәбездәге Елыш, Олы Кибәхуҗа, Олы Казаклар, Тәмте авыллары православие динендә булалар. Шушы ук вакыйгалар Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә авылларында да була. Соңрак бу авыллар барысы да мөселманлыкка кайталар. Тарихи язмаларда Югары Кибәхуҗаның да чукындырылуы турында язмалар бар.

Теләче авылында 1935 нче елга кадәр татарлар бик аз булган. 1935 нче елда Теләче район үзәге булып аерылгач, анда татарлар килеп урнаша башлыйлар, ә Ачы һәм аның янәшә – тирәсендәге рус авылларында ул вакытта да татарлар бөтенләй булмаганнар. Район үзәге булганда Теләче тулысы белән рус гореф-гадәтләре, рус йолалары белән яши. 

1959 нчы елдан соң Теләче татарлаша башлый.  2016 нчы елга Теләче җирле үзидарәсе авылларында халыкның милли составы берничә төрле милләттән тора. Биредә хәзер 17 төрле милләт вәкиле яши. 

Теләче базары

Теләче районының тарихын Теләче базарыннан башка күз алдына китереп булмый. Бу базар район тарихында гына түгел, республика тарихында да билгеле һәм авыр елларның тормышын ачып бирә. Казан губернасының Мамадыш һәм Лаеш өязләрендә берничә базар булып, шулар арасында иң дәрәҗәле базарларның берсе Теләче базары була. 1852 нче елдан җирле помещик Н.М.Соловцова Теләчедә һәр елны ике тапкыр бер атналык ярминкәләр оештырган.