Татарстанның Теләче районы турында нәрсәләр белү зарур
Хәзерге административ – территориаль берәмлек буларак, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала – Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла.
-
Теләче районының тарихы
Тасвирлама: Хәзерге административ – территориаль берәмлек буларак, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала – Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла.
-
Теләчедә кайда барырга һәм нәрсәләр күрергә
Тасвирлама: Бу бүлектә Теләчедә нәрсәләрне карарга һәм нинди матур урыннарга һичшиксез барырга кирәклеге турында сөйлибез
-
Теләчедән Татарстанның эре шәһәрләренә кадәр ара
Тасвирлама: Теләчедән Татарстанның эре шәһәрләренә барып җитү, оптималь маршрут һәм юлда йөрү өчен күпме араны узарга кирәклеген белегез.
Районда 13 562 кеше яши, шуларның 87,5 проценты – татарлар, 10,8 проценты – руслар, калган өлешен башка милләт кешеләре тәшкил итә.
Якташлар – куренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре – районның бәһа биреп бетермәслек хәзинәсе. Теләче төбәге – Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисләре Рәүф Сабиров һәм Гомәр Байчурин, Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов; Социалистик Хезмәт Геройлары Гөлбикә Кәримова һәм Габделхак Галиев; академиклар Тәлгат Сираҗетдинов һәм Яхъя Абдуллин; профессорлар Наил Шәмсетдинов һәм Васил Гарифуллин; язучылар Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Мәхмүт Максуд, Нурислам Хәсәнов, Рашат Низамиев; җырчылар Нәфисә Васыйлова, Венера Ганиева, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Рәсим Низамов; композитор һәм баянчы Фәрит Хатипов; спортчылар Ольга Князева, Шамил Сабиров, Сергей Тимофеев; журналистлар Нургали Булатов, Дания Гайнетдинова, Наил Хисамиев, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкаларның кече Ватаны.
Теләче районы нигездә авыл хуҗалыгы белән яшәүче төбәк. Районның авыл хуҗалыгы җирләре 58054 га мәйдан били, шуның 48700 гектары сөрүлек җирләре тәшкил итә. Игенчелек һәм терлекчелек төп табыш китерүче тармак булып тора.