Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы

Теләчедә кая барырга һәм нәрсәләр күрергә

Бу бүлектә Теләчедә нәрсәләрне карарга һәм нинди матур урыннарга һичшиксез барырга кирәклеге турында сөйлибез

 

Теләче төбәге эшчән, тырыш булдыклы, күпмилләтле халкы белән мактаулы. Теләче районына килеп ял итеп китәргә уйласагыз, бик күп гүзәл урыннарны күреп, ял итеп, җаныгызга рәхәтлек алып кайтырга мөмкинсез. Теләче ягы – дөньяга танылган шәхесләр бирүче як. Сез аларның барсы белән дә Теләче авылында урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда таныша аласыз.

Танышуны түбәндәгечә дәвам итәргә мөмкин: Теләче авылында урнашкан ял итү парклары, Дан Аллеесы, "Туган авыл" музей комплексы, Баландыш авылында урнашкан ял итү паркы һәм музей, бик күп балык тоту күлләре, мәчетләр, чиркәү, Олы Нырсы авыл җирлегендә урнашкан Изгеләр зираты, Күз чишмәсе.

Һәр милләт вәкиленә дә үз теле, үз дине якын. Безнең районда да күп төрле милләт вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яши. Нинди генә бәйрәм, милли йола, гореф – гадәтләргә кагылышлы чара булмасын, район халкы барысында да актив катнаша.  Районда Раштуа, Гает, Рамазан, Качману, Сабантуй бәйрәмнәре күңелле уза.

Теләче төбәге эшчән, тырыш булдыклы, күпмилләтле халкы белән мактаулы. Биредә дөньяга килгән һәм бүген фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр милләт кешесе, үзенең күңел түрендә, йөрәгендә, туган ягына карата иң саф, самими хисләрен кадерләп саклый. Без – гасырлар дәвамында тупланган матди һәм рухи хәзинәне, мирасны киләчәк буыннарга җиткерүдә зур тырышлык куябыз. Изге бәйрәмнәребез оешкан төстә үтә. Гореф – гадәт йолаларыбыз бүген дә саклана.